Тарихы

1719 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге рус чыганакларында Подмонастырская Слободка исеме белән искә алына.

Халкы башта Седмиозёрный монастырена карый, 1763 елда – экономик, соңрак дәүләт крестьяннары катлавына күчерелә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, тимерчелек, он тарту, итек тегү, тире иләү, сәүдә кәсепчелеге тарала.

ХХ йөз башында монастырь, земство хастаханәсе, чиркәү-приход мәктәбе (1875 елдан эшләгән монастырь мәктәбе җирлегендә 1885 елда ачыла), 2 сыраханә, 1 казна шәраб һәм 8 вак-төякләр кибете, аеклык җәмгыятенең китапханә-уку йорты эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1242 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Кавал волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Воскресенский, 1927 елның 1 августыннан – Казан авыл, 1938 елның 4 августыннан – Юдино, 1958 елның 16 июленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Семиозерка авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Красный богатырь” колхозы оештырыла. 1960 елдан – “Семилетка” колхозы (колхоз идарәсе авылда урнаша), 1967 елдан – “Семиозёрский” совхозы (1988 елгы мәгълүматлар буенча, үзәк утары Кадыш авылында урнаша) эшли.

Халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Элегрәк башлангыч мәктәп, китапханә эшли.

Авылда Седмиозёрный-Богородица пустыне бар (архитектура ансамблен 9 корылма хасил итә).

Ирләр монастыре 1627елда Солонка елгасы ярындагы бушлыкта, 1615 елда Великий Устюг шәһәреннән иеромонах Евфимий килеп төпләнгән урында нигезләнә.

  • 1646 елда таштан зур булмаган Вознесение соборы (1928 елда ябыла, соңрак җимерелә; хәрабәләре сакланган),
  • 1668 елда – таштан Смоленск Мәрьям Ана соборы (1930 еллар ахырында җимерелә; XVIII йөздә аның диварлары янында Казан митрополиты Вениамин җирләнгән),
  • 1669 елда – чатыр башлы, берничә манаралы, кирмән рәвешендәге таш дивар (сакланмаган; 2000 елларда яңа койма корыла),
  • XVIII йөздә – элгәреге барокко стилендәге зур булмаган бер башлы чиркәү (сакланмаган),
  • 1736 – 1739 елларда – таштан торак корпус (рус бароккосы стилендәге архитектура истәлеге),
  • 1845 елда – мосафирлар йорты биналары комплексы (классицизм стилендәге җәмәгать архитектурасы истәлеге),
  • 1881 елда – капка өсте чиркәве белән өч яруслы чаң манарасы (сакланмаган),
  • 1893 елда – кирпечтән борадәрләр өчен трапеза корпусы (эклектика стилендәге архитектура истәлеге),
  • 1898 – 1899 елларда – архитектор Ф.Н.Малиновский проекты буенча Евфимий Великий һәм Изге Тихон Задонский чиркәве (Византия архитектурасы элементлары булган урта гасырлар рус төзелеш традияләре үрнәгендәге дини архитектура истәлеге) төзелә.

Монастырь Евфимий алып килгән Смоленск Мәрьям Ана иконасы белән шөһрәт казана. Казан шәһәрен 1654 елда чума эпидемиясеннән коткаруы белән бәйле рәвештә икона изге дип игълан ителә.

ХХ йөз башына Седмиозёрный пустыне Воскресение чиркәве һәм Смоленск Мәрьям Ана соборы, биш таш торак корпус, чаң манарасы һәм мосафирлар йортыннан торган, таш диварлар белән әйләндереп алынган гаять зур архитектура ансамблен тәшкил итә. 1901 – 1908 елларда пустынь белән 1996 елда изгеләштерелгән схиархимандрит Гавриил (Г.М.Зырянов) җитәкчелек итә.

1926 елда монастырь ябыла. Смоленск Мәрьям Ана иконасы Казан Петр һәм Павел соборына тапшырыла. 1930 еллар ахырында торак бүлмәләрнең күпчелеге, койма, чиркәү, собор һәм чаң манарасы җимерелә. Төзек калган корылмалар җирле совхоз тарафыннан файдаланыла. 1996 елдан монастырьда төзекләндерү эшләре бара.

Авылда шулай ук мәчет эшли.

Монастырь янында изге чишмә бар. 1830 елларда чишмәдән ерак түгел “Барлык хәсрәт чигүчеләр юанычы” Мәрьям Ана иконасы хөрмәтенә агач кәшәнә төзелә, 1884 елда кирпечтән үзгәртеп корыла (сакланмаган). Авыл янында шулай ук “Шаман” чишмәсе һәм төзекләндерелгән ике чыганак - “Ерак чишмә”, “Анисья түтәлләре” изге чишмәләре бар.

Күренекле кешеләре

О.П.Ермолаев (1957 елда туган) – география фәннәре докторы, профессор, ТРның Дәүләт бүләге лауреаты, ТРның атказанган фән эшлеклесе;

В.С.Желтухин (1956 елда туган) – математик, физика-математика фәннәре докторы;

Н.П.Самойлов (1926 – 2011) – техник фәннәр докторы, профессор, икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры.

Халык саны

1728 елда – 28,
1744 елда – 70,
1782 елда – 76 ир-ат;
1859 елда – 332,
1897 елда – 542,
1908 елда – 722,
1920 елда – 869,
1926 елда – 868,
1938 елда – 665,
1949 елда – 547,
1958 елда – 564,
1970 елда – 364,
1989 елда – 112,
2002 елда – 151 (руслар – 58%, татарлар – 40%),
2010 елда – 139,
2017 елда – 280 кеше (руслар).