Биографиясе

1940 елның 12 ноябре, Мамадыш районы Хәсәнша авылы — 2017 елның 23 марты, Зеленодольск районы Васильево штп.

Казан сынлы сәнгать училищесен тәмамлый (1965).

1965–1967 елларда Казанда Сәнгать фондында эшли.

1967 елдан Чаллы шәһәрендә: «Камгэсэнергострой»ның баш рәссамы, 1972 елдан сәнгать-производство участогы рәссам-монументалисты.

Рәссамнар берлеге әгъзасы (1983).

Иҗаты

М.Г.Шәйдуллин. «Кордон». 2005 ел

М.Г.Шәдуллин. «Шүрәле авазы». 2006 ел

Графика, катнаш техника

Чаллыда дивар бизәлеше, мозаик панно, скульптуралар, агачка уеп бизәк ясау, металл композиция (чүкеп бизәк төшерү, эретеп ябыштыру, тапап ясау) авторы. Алар арасында «Энергетик» мәдәният сарае фасадындагы металл детальләр, уеп бизәк төшерелгән агач, гипс рельефлар һәм битлекләр эшләнгән «Тормыш агачы» фризы, «Татарстан» кунакханәсенең банкет залы, «Кама», «Чаллы» рестораннары интерьерлары, Транса гентлык бинасы каршындагы металл «Әүвәлге транспорт» (1980, Г.Иванов, Г.Фёдоров, А.Гәрәев белән берлектә), 35 нче мәктәп фасадындагы «Быргычылар» скульптура композицияләре, Мәләкәс елгасы аркылы төзелгән күпернең де коратив кыңгыраулы (җиз) а`рка рәвешендәге бизәлеше (1970–1980) бар. Металлны чүкеп һәм тапап ясалган «Картлар» (1972), «1918 ел» (1974), «Сабан туе», «Көтүче», «20 еллар комсомолы», «Шүрәле» әкияте темаларына (барысы да — 1970 еллар башларында) композицияләр, керамикадан декоратив вазалар авторы.

Станлы сәнгатьтә Шәйдуллин күбрәк натура пейзажы жанрында эшли: «Мәңгелек. Болгар» (1990) циклы, «Мәңгелек» (1998), «Сөн елгасы» (1999), «Кордон» (2005), «Ярышлар» (2010) һ.б. картиналар. Графикада иҗатын плакатлар («В.И. Ленин», «Бишьеллыкны — вакытыннан алда!», 1960 еллар), линогравюра («Чулман елгасы турында», 1962) авторы буларак башлый. Станлы графикада (пастель, тушь, катнаш техника) «Иске һәм Яңа Чаллы» (1971–73), «Иске Чаллы» (1998) серияләрен, «Яңа ай туу» (1980), «Бөркет оясы» (1985), «Иделдә өянкеләр», «Соңгы трамвай», «Чулман өстендә болытлар» (барысы да — 1992), «Шүрәле авазы» (2006) рәсемнәрен иҗат итә. Китап графикасында М.Кашаповның «Кара язмыш» (2001) повестена иллюстрацияләр ясый. Татар әдәбияты һәм сәнгате әһелләреннән «Г.Тукай» (1991), «Р.Фәхретдин» (1998) һ.б. портретлары авторы.

1971 елдан төбәкара — «Зур Идел» (1974); бөтенроссия — «Монументалист рәссамнар күргәзмәсе» (Казан, 1977), «16 автономияле республика» (Мәскәү, 1989); халыкара — «Ике автошәһәр» (Париж, 1995), Карловы Вары, Прага (1996) шәһәрләре күргәзмәләрендә катнаша. Шәхси күргәзмәләре Чаллыда (1998, 1999), Казанда (1998), Әлмәттә (1999) уза.

Әсәрләре ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Р.Фәхретдинов музеенда. Чаллы, Әлмәт картиналар галереяларында, шәхси тупланмаларда саклана.

Шәйдуллин иҗаты турында «Кыңгыраулар чыңы» («Звон колоколов») фильмы төшерелә.

М.Г.Шәйдуллин. «Әүвәлге транспорт» (автордаш). 1980 ел

Җиз, кабырчык токым. Эретеп ябыштыру, чүкү

Әдәбият   

Червонная С.М. Художники Советской Татарии: Биогр. справ. К., 1975; 

Энциклопедия города Набережные Челны. К., 2007; 

Художники Татарстана: Справ. К., 2011.