Биографиясе

1911 елның 22 мае, Уфа губернасы, Минзәлә өязе Чаллы авылы — 1976 елның 25 сентябре, Мәскәү.

Урал индустрия институтын (1934), В.В.Куйбышев исемендәге Хәрби инженерлар академиясе каршындагы командирлар составы белемен күтәрү курсын тәмамлый (1937, Мәскәү).

Түбән Тагил шәһәрендә металлургия заводында төзүче-инженер булып эшли.

1935 елдан Кызыл Армия сафларында.

Совет гаскәрләренең Көнбатыш Украина походында катнаша (1939).

1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 2 нче танк армиясендә 11 нче гвардия танк бригадасы командиры. Брянск, Үзәк, 1 нче, 2 нче Украина һәм 1 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Курск сугышында (1943), Чернигов-Припять (1943), Корсунь-Шевченко, Умань-Ботошаны, Люблин-Брест (барысы да — 1944), Варшава-Познань, Көнчыгыш Померания һәм Берлин һөҗүм операцияләрендә (барысы да — 1945) катнаша.

1944 елның март башында Умань шәһәре янында батырлык күрсәтә: дошман тылына танклар төркеме рейдын җитәкли; аның җитәкчелегендәге танкистлар дошман штабын басып ала, элемтәне һәм коммуникацияләрне боза, берничә танкны сафтан чыгара.

1944 елдан Мәскәүдә Корыч һәм эретмәләр институтының хәрби кафедрасы башлыгы булып эшли.

1962 елдан отставкада.

Бүләкләре

Ленин ордены, ике Кызыл Байрак, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, ике Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият  

Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000;

Ханин Л. Герои Советского Союза — сыны Татарии. К., 1963;

Герои-освободители Черкасщины. Днепропетровск, 1980;

Герои Советского Союза: Краткий биогр. словарь. М., 1987. Т. 1.

Автор — М.З.Хәбибуллин