Европа сулыкларында (Төньяк Боз океанына коючы елгалардан башка), сирәк кенә Азиядә очрый. Татарстан территориясендә су үсемлекләре мул үскән күл, буа һәм елгаларда яши.

Озынлыгы 25 см га кадәр, ян-яктан берникадәр кысынкы, тәңкәсе чагыштырмача эре. Авырлыгы 300–400 г. Сырты коңгырт яшел, ян-яклары металлга хас ялтыравыклы сары төстә, корсак өлеше көмешсыман ак. Пар аналь һәм койрык йөзгечләре ачык кызыл (исеме шуннан) төстә. Йоткылык тешләре ике рәтле. Уылдыгын яз ахыры — җәй башында, өлешләп, су үсемлекләренә чәчә. Үрчемлелеге — 36–138 мең уылдык бөртеге. Яшәвенең 2–3 елында җенси яктан өлгерә. Су үсемлекләре, моллюск уылдыклары, вак умырткасызлар белән туклана.