Гомуми мәгълүмат

Пенза өлкәсенең көнчыгыш өлешендә урнашкан. 1928 елда оештырыла (1940 елга кадәр – Литвино районы) оештырыла. Мәйданы – 1,6 мең кв.км. Үзәге – шәһәр тибындагы Сосновоборск поселогы (Пенза шәһәреннән 120 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 15,4 мең кеше (2016 ел), шул исәптән татарлар – 4948 кеше. Тупланып, Индерка (3978 кеше; 1745 елда – 345 ир заты, 1877 елда – 2379, 1886 елда – 2625, 1897 елда – 3061, 1959 елда – 3557, 1979 елда – 3952, 1989 елда – 4085, 2002 елда – 4263), Сәләмәс (159), Әлмәш (12) авылларында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Сәләмәс авылына XVII йөз ахырында Темников татарлары нигез сала, XVIII йөз башында анда сайланма полк татарлары яши; 1912 елда бер мәчет (1825 елга кадәр – ике) эшли.

Индерка (башка исемнәре – Труев Аланы, Усман) авылына XVIII йөз башына кадәр Пенза һәм Саранск өязләреннән күченгән йомышлы татарлар нигез сала. Петр I заманында алар дәүләт крәстияннәре катлавына кертелә һәм аларга лашманлык хезмәте йөкләтелә. XIX йөз ахырына кадәр халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, сәүдә, агач әзерләү һәм Сура елгасында бүрәнә агызу.

1912 елда Индеркада 666 хуҗалык, җиде мәчет, дүрт татар мәктәбе була. Архитектура истәлекләре: сәүдәгәр Баишевлар йорты (XIX йөзнең икенче яртысы) һәм кирпеч мәчет (XIX йөз ахыры) сакланган.

Әлмәш авылы XVIII йөздә Индерка авылы пүчинкәсе буларак барлыкка килә; 1877 елда бер мәчет була.

Хәзерге вакытта Индерка авылы урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты предмет буларак өйрәнелә, балалар бакчасында да дәресләр үткәрелә. «Авылым», «Переменка» газеталары нәшер ителә. 1990 елдан авыл мәдәният йорты каршында «Былбылым» татар фольклор коллективы (1997 елда халык коллективы исеме бирелә) эшли. 2004 елда Индеркада – татар мәдәнияте беренче өлкә фестивале, 2011 елда – «Дуслык һәм аралашу» татар халык иҗаты фестивале, 2016 елда «Ният» татар балалар-яшүсмерләр театр коллективлары беренче өлкә фестиваль-конкурсы уза.

Индерка авылында – биш, Әлмәш һәм Сәләмәс авылларында берәр мәчет бар.

Күренекле кешеләре

Индерка авылында Социалистик Хезмәт Герое Х.М.Мәҗитова туган.