Урал алды (Уфа һәм Пермь губерналары) татарларында XX йөз башына кадәр яшәп килгән чәч япмасы.

Өсте ачык итеп тукымадан эшләнгән түгәрәк башлыктан гыйбарәт. Маңгай тәңкәсенең иң гади төре — маңгайга бәйләнә торган киндер тасма, башлык рәвешенә китерү өчен аның өске кырыен шнур белән җыеп тарттырганнар. Баш киеменең маңгайга туры килгән өлеше чуклар тагылган укалы тасма яки тәңкәләр белән бизәлгән. Маңгай тәңкәсен яулык астыннан, элекке заманнарда өчпочмаклы зур баш япмасы — кыекча астыннан кигәннәр.

Әдәбият          

Мухамедова Р.Г. Татарская народная одежда. К., 1997;

Суслова С.В., Мухамедова Р.Г. Народный костюм татар Поволжья и Урала. К., 2000.                      

Автор — Ф.Ф.Гулова