80 гә якын төре билгеле, Арктика, Антарктида, Яңа Зеландия һәм Океаниядәге вак утраулардан тыш, бөтен җирдә диярлек таралганнар.

ТР территориясендә 3 төре яши: яр карлыгачы (Riparia riparia), авыл карлыгачы (Hirundo rustica), шәһәр карлыгачы (Delichon urbica). Республиканың бөтен территориясендә очрый. Тиз һәм озак очарга яраклашкан зур булмаган күчмә кош.

Яр карлыгачы ерым, карьерларның текә ярларына, еш кына елга ярларына диаметры 4-5 см тишекле тирән оялар чокып ясый. Дистәләрчә һәм йөзләрчә оядан торган колонияләр хасил итә. Гәүдәсе сузынкы, озынлыгы 12-14 см, авырлыгы 11-17 г. Канатлары озын, муены кыска. Гәүдәсенең өске өлеше соргылт-күк, түбәнге өлеше ак, түшендә аркылы кара тасма бар. Койрыгы җиңелчә уемтылы.

Авыл карлыгачы чынаяксыман оясын авыл җирлегендәге агач корылмаларның түбәләре астында балчык белән ябыштырып ясый. Озынлыгы 16-20 см, авырлыгы 14-24 г. Гәүдәсенең өске өлеше, бүксәсендәге аркылы тасма, канат һәм койрыгы – металлсыман зәңгәр кара, аскы өлеше тутыксыман көрән төстә. Койрыгы тирән уемтылы озын чәч үргече сыман тырпаеп тора.

Шәһәр карлыгачы шәһәр һәм зур поселоклардагы таш корылмаларда, шоссе һәм тимер юл күперләрендә оялый. Яннан керү тишеге булган ярымшар формасындагы оясын, корылмаларга (торак йортларның кәрнизләрендә, балконнар астында) беркетеп, балчыктан ябыштырып ясый. Гәүдә озынлыгы 13 см га кадәр, авырлыгы 14-25 г. Гәүдәсе озын, канатлары сузынкы. Каурый капламы тыгыз, өсте зәңгәр-кара, корсак тирәсе ак. Койрыгы җиңелчә икегә аерылган. Карлыгачлар оча торган бөҗәкләр (парканатлылар, коңгыз, күбәләк, энә караклары) белән туклана. Май ахыры – июнь башында оя ясауга керешә. 4-8 ак йомырка сала. Балаларын июньнең икенче яртысы – июль башында чыгара. Кышлау өчен август ахыры – сентябрьдә очып китәләр.