Түбән Кама районы территориясендә, Борок авылыннан 4 км көньяк-көнбатыштарак.

1977 елда билгеләнә.

Мәйданы – 1030 га. Кама тугаеның бер өлешен, Прость күлен, елганың биек киртләчендә һәм аның сөзәк битләрендәге урман массивын (Түбән Кама урман хуҗалыгындагы Болгар урманчылыгының 1-9 кварталлары) били.

Рельеф һәм башка физик-географик шартларга бәйле рәвештә табигый-территориаль комплекслар һәм урман типларының сазлыклы-болынлы сөзәк тугайлыклар, киң яфраклы урман һәм кыяклы-күп төрле үсемлекле болыннар, киртләч таулар тезмәсе куак-күрән баскан сазлыклар белән алышынуы күзәтелә. Сөзәклеккә күтәрелә барган саен үлән үскән юкә-имәнлекләр кара җиләкле нарат, куаклы нарат һәм сәрдә-күрәнле юкә катнаш нарат урманнары белән алмашына. Дюналы рельефлы киртләч өстендә кызыл бөрлегән, нарат җиләге һәм мүк яки кызыл бөрлегән һәм кыяклылар үскән далалы нарат урманнары сакланган. Урман массивының көнбатыш өлешендә өрәңге, элмә катнаш имән һәм юкә агачлары үсә.

Көчле рекреация шартларында Борок урман дачасында хәзергә кадәр сакланып калган киң яфраклы токымнар катнаш нарат җиләкле-мүкле һәм кара җиләкле-мүкле катлаулы наратлыклар, чикләвек куаклы юкәлекләр Кама аръягы урман-дала зонасының төньяк чигендә формация реликты булып тора.

Борок урман дачасы флорасында 300 ләп төр югары төзелешле үсемлек исәпләнә. Шулардан 54 төре, шул исәптән дала чиясе, дүңгәләк, кырпулы лалә, дарулы валериана (песи үләне), йокы үләне, кыңгырау чәчәкләрнең эре чәчәкле төрләре (яфраклы шәфталу, яфраклы кычыткан, киң яфраклы, оеш һәм башкалар), башаклы бүре бөресе, чатырлы кырлык куга (сусак), кошкунмас агач һәм башкалар) яңарту-торгызу шартларында саклауга зарур.

16 төр үсемлек ТРның Кызыл китабына кертелгән: саз акканаты, төньяк линней үләне, болын канәфер чәчәге, җыерчыклы мәче борчагы, сары һәм себер сусыны, шуышма үргәләк, сарана лаләсе, песи борчагы, өчьяфрак кондыз үләне, чатырлы кышсөяр, түгәрәк каешъяфрак, бизгәк үләне, бүре җиләге, яссы һәм чукмарсыман күкерт үләне.

Фаунасы аз өйрәнелгән; сөйрәлүчеләрдән кара елан очрый.