ТР Дәүләт Советының 2001 ел 11 май карары нигезендә Татарстан Республикасының Балалар һәм яшьләр эшләре дәүләт комитеты һәм Татарстан Республикасының Физик культура, спорт һәм туризм дәүләт комитеты җирлегендә ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы буларак оештырыла, ТР Дәүләт Советының 2005 ел 29 апрель карары белән ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы итеп үзгәртелә, ТР Дәүләт Советының 2014 ел 20 март карары белән хәзерге исемдә. Физик культура, спорт, яшьләр сәясәте һәм 2014 елга кадәр туризм өлкәсендә дәүләт җитәкчелеген гамәлгә ашыра. Элек үз эченә оештыру эшләре, бюджетны планлаштыру һәм үстерү, мәгълүмат-аналитика һәм фәнни эшләр, массакүләм физкультура-сәламәтләндерү эшләре, спорт төрләрен үстерү, балалар һәм яшьләр оешмалары белән эшләү, өстәмә белем бирү һәм социаль программалар, туризмны үстерү, туристлык эшчәнлегенә дәүләт көйләве һәм аны оештыру бүлекләрен һәм гомуми бүлекне; төбәкара һәм халыкара хезмәттәшлек, спорт һәм үзешчән туризм, дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре, эшләр башкару һәм контроль, хокук секторларын; 2014 елдан — массакүләм физкультура-сәламәтләндерү эшләре; спорт төрләрен үстерү; халыкара эшчәнлек һәм мәгълүматлаштыру-аналитика тәэминаты; фаразлау, бюджетны планлаштыру һәм күзәтчелек итү; программалар үсеше һәм аларны тормышка ашыру; дәүләт заказы, балалар һәм яшьләр оешмалары белән эшләү; өстәмә белем бирү һәм социаль программалар; оештыру эшләре; эшләр башкару һәм күзәтчелек итү; гомуми бүлекләрне; бухгалтерияне; хокук секторын ала. Министрлык системасында яшьләр эшләре юнәлешендәге һәм спорт профилендәге 39 учреждение бар. ТР Президентына, ТР Министрлар Кабинетына буйсына.

Татарстан Республикасы Президентының 2018 ел 22 июне Указы белән гамәлдән чыгарыла, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы вазифалары Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм Татарстан Республикасы Спорт министрлыкларына тапшырыла.

Министрлары: М.М.Бариев (2001–2010), Р.Т.Борһанов (2010–2014), В.А.Леонов (2014–2018).

Автор – Е.Б.Долгов