Эчтәлек

Авылга XVII йөз ахырында нигез салына. XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук сәүдә эше тарала.

XX йөз башында мәчет (1835 елдан, 1929 елда ябыла) эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 427 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Вятка губернасының Малмыж өязе Арбор волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Түнтәр, 1938 елның 4 августыннан – Чепья, 1958 елның 16 июленнән – Балтач, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1965 елның 12 гыйнварыннан Балтач районында.

Хәзер Куныр авыл җирлеге составына керә.

1919 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла (1966 елда яңа бина төзелә), 1973 елда ябыла. 1930 елда “Кызыл яр” колхозы оештырыла (беренче рәисе – З.Шәфиков), 1950 елдан – “Уял” колхозы, 1958 елдан “Активист” колхозы составында, 1996 елдан “Активист” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2003 елдан “Активист” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык белән шөгыльләнә.

1930 елда авылд – кызыл почмак, 1947 елда клуб ачыла (1961 елдан яңа бинада).

Халык саны

1795 елда – 67 ир-ат;
1834 елда – 101,
1850 елда – 178,
1859 елда – 176,
1884 елда – 283,
1905 елда – 245,
1920 елда – 407,
1926 елда – 344,
1949 елда – 187,
1958 елда – 235,
1970 елда – 144,
1979 елда – 119,
1989 елда – 59,
2002 елда – 66,
2010 елда – 63,
2019 елда – 49 кеше (татарлар).