Рахимов И.И., Мосалов А.А. Атлас-определитель птиц Республики Татарстан. Издание второе, дополненное. Казань: Фолиант, 2019. 180 с., илл.

Атласта Татарстан Республикасының төрле ландшафтларында яшәүче 305 төр кош күрсәтелгән. Кошларның зурлыгы, төсе, үз-үзен тоту, яшәү үзенчәлекләре, биотопик бүленеше, тавышлары турында мәгълүмат китерелгән. Төрләрнең Россия Федерациясенең Кызыл китабына яисә Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгәнме, юкмы икәнлегенә аерым игътибар ителгән. Кошларның исемнәре рус телендә дә, татар телендә дә бирелгән. Икенче басмага Татарстан территориясендә кош төрләренең таралыш карталары да кертелгән.

Атлас мәктәп укучылары, студентлар, укытучылар, кош сөючеләр һәм туган як табигате белән кызыксынучылар өчен тәкъдим ителә. Атласның төп бурычы – кошларны табигатьтә мөстәкыйль танырга өйрәтү, шулай ук һәр төрнең республика территориясендә таралуы, экологиясе һәм яшәү рәвеше турында күзаллау бирү.