Эчтәлек

1906 елда архитектор Ф.Р.Амлонг проекты буенча Алабуганың 1 нче гильдия сәүдәгәре И.Г.Стахеев төзетә, мирас буенча кызы М.И.Подуруевага күчә.

Модерн элементларын катнаштырып, романтик юнәлештәге эклектик формаларда төзелгән ике катлы, антресольле шәһәр йорты. Төп катларның тәрәзә рәтләре, урталыктагы кәрниз һәм ниргә белән берләштерелгән төрле зурлыктагы ике күләмнән тора. Ишегалдына каршы фасадка купшы антаблемент белән бизәлгән колонналарга корылган ике катлы түбә астында зур терраса тоташкан. Ике яклы төп баскыч террасадан бакчага алып чыга. Ишегалдындагы ян фасадта урнашкан ишек парлы колонналардагы купшы фронтонлы саравычка аерым төс биреп тора. Вестибюльдәге киң баскыч икенче каттагы тәрәзәләре урамга караган тантана залына һәм бүлмәләргә алып менә. Торак бүлмәләр йортның икенче һәм антресольле катларының (бер басмалы агач баскыч илтә) ишегалды ягында урнашкан. Йокы бүлмәсеннән террасага чыгарга була. Беренче катның ишегалды өлешендә һәм терраса астында аш-су, хуҗалык бүлмәләре һәм хезмәтчеләрнең торак бүлмәләре урнашкан. Үзәк фасадтагы тантана залы кисек пирамида формасындагы биек түбәле, почмак ясап торучы ризалит белән аерылып тора. Аның нигезенә композит ордерлы парлы колонналар күтәреп торучы купшы антаблементлы, катлаулы барокко формасындагы зур аттиклы фронтон күтәрелгән. Залның зур а´ркалы тәрәзәсен түр бүлмәләрдәге шуңа охшаш, кечерәк үлчәмле 3 тәрәзә кабатлый.

Подуруева йорты фасадларының купшы бизәлешенә: штукатурланган диварларның рустланган өслеге, беренче каттагы зур бикләгеч ташлы, йөзлекләре кистерелгән тәрәзәләр, икенче каттагы тәрәзә каймаларының киң пилястралардагы архивольтлары, фронтоннардагы һәм тәрәзә араларындагы тимпаннарга үсемлек рәвешендәге сылап ясалган күпертмә бизәкләр, такта сыман һәм рәте белән ярымкултыксалы тәрәзә төбе куышлары, түбә периметры буенча сузылган култыксалы аттик диварлар һәм гөл чүлмәкләре куелган квадрат баганачыклар керә. Фасадлар диварларның пастель төсе һәм ак детальләр белән аралаштырып бизәлгән.

1918–1920 елларда Подуруева йорты Көнчыгыш фронтның Гадәттән тыш комиссиясе карамагында була, анда ябып кую камералары урнаштырыла.

Совет хакимияте чорында террасасын, саравычын, бүлмә интерьерларын югалта.

1984 елда бина Композиторлар берлегенә бирелә, 1986 елда үзгәртеп корыла.

Әдәбият

Казань в памятниках истории и культуры. К., 1982.                            

Автор — Х.Г.Надыйрова