Гомуми мәгълүмат

Киров өлкәсенең көньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан. 1935 елда оештырыла. Мәйданы – 3106,4 кв.км. Үзәге – шәһәр тибындагы Көлмез поселогы (Киров шәһәреннән 250 км читтә).

Халкы – 11799 кеше (2015), Татарлар 2010 елда – 1869 кеше.

Район территориясендә татарлар

Район территориясендә татарлар 1920–1930 елларда барлыкка килә. Бу чорда алар Татар Көлмезе (259 кеше), Чутай (254), Татар Бояры (158), Яңа Тормыш (86), Тархан (65) һәм Волга (60) авылларына нигез сала. Татарларның күпчелеге район үзәгендә һәм Рыбная Ватага авылында яши.

Районда татар мәдәни автономиясе, татар китапханәсе эшли, Сабан туе бәйрәме үткәрелә. 8 мәчет эшли.

Күренекле кешеләре

Районда авыл хуҗалыгы фәннәре докторы И.Ш.Фатыйхов туган.