Коры Үләмә елгасының (Зөя елгасы бассейны) уң кушылдыгы.

Озынлыгы 11 км, бассейнының мәйданы 54,7 км2. Идел буе калкулыгы буйлап Кама Тамагы районында ага. Елга башы Красновидово (Каратун) авылыннан 3 км көньяктарак, тамагы Кече Бортас авылыннан 27 км көньяк-көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 160 м, тамагыныкы – 90 м. Су җыелу мәйданында урман үсемлекләре үсми диярлек.

Симгәнең 0,8 дән 6,6 км га кадәр озынлыктагы 3 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,37 км/км2. Туенуы катнаш, кар сулары исәбенә шактый күбрәк. Җир асты сулары белән туену модуле 0,25-0,5 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Җәен елга урыны-урыны белән кибә. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 124 мм, ташу агымы катламы 120 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрель башында башлана. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,008 м3/с.

Язын суы чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен каты (6-9 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.