Кече Чынлы елгасының (Чынлы, Зөя елгалары бассейны) сул кушылдыгы.

Озынлыгы 9,9 км, бассейнының мәйданы 31,5 км2. Идел буе калкулыгы буенча Чүпрәле районында ага. Елга башы Яңа Чүпрәле авылыннан 4 км төньяк-көнбатыштарак, тамагы Татар Саплыгы авылыннан 2 км төньяк-көнбатыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 200 м, тамагыныкы — 133 м.

Су җыелу мәйданында урман үсемлекләре үсми. Пакерлының 2,6 км озынлыктагы бер кушылдыгы бар.

Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты сулары белән туену модуле 0,1–0,25 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Җәен, яңгырлар озак яумый торганда, елга урыны-урыны белән кибә. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 88 мм, ташу вакытында су катламы 80 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры — апрель башында башлана. Елга ноябрь уртасында туңа.

Суы язын чагыштырмача каты (3–6 мг-экв/л), кышын һәм җәен каты (6–9 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200–300 мг/л, кышын һәм җәен 400–500 мг/л. Елганың югары агымында су күләме 0,65 млн мбулган буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.