Тарихы

1719 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Живут Себе Усадом (Сердаюсь) буларак билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук тегүчелек кәсепчелеге тарала.

1890 елда изге Гурий борадәрлеге мәктәбе ачыла (катнаш, бер сыйныфлы, керәшен татар мәктәбе), 1913 елда бер сыйныфлы земство мәктәбе итеп үзгәртелә.

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 356,8 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Иске Юмья волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кукмара, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Оштырма-Юмья авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда К.Маркс исемендәге колхоз оештырыла, 1952 елдан – Калинин исемендәге колхоз (Оштырма-Юмья авылы), 1960 елдан – “Искра” колхоза (Иске Юмья авылы), 1962 елдан – “Заря” колхозы (Иске Юмья авылы, 1966 елдан үзәк утары Оштырма-Юмья авылында) (1993 елдан – “Заря” күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесе, 2003 елдан – “Заря” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы), 2009 елдан – “Әсәнбаш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (“Заря” бүлеге), 2014 елдан – “Сөт иле - Әсәнбаш” филиалы, 2017 елдан “Әсәнбаш-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1930 елда башлангыч мәктәп ачыла (1970 елларда ябыла). Төзекләндерелгән чишмә бар.

Халык саны

1782 елда – 24 ир-ат;
1859 елда – 124,
1897 елда – 228,
1908 елда – 246,
1920 елда – 261,
1926 елда – 264,
1938 елда – 203,
1949 елда – 196,
1958 елда – 160,
1970 елда – 132,
1979 елда – 97,
1989 елда – 64,
2002 елда – 47,
2010 елда – 56,
2017 елда – 36 кеше (татарлар).