Тарихы

XVII йөзнең икенче яртысында нигез салына.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда тимерче алачыгы, җил тегермәне, вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 407 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Лаеш өязе Саралан волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Лаеш, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан Лаеш районында.

Хәзер Макаровка авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1927 елдан – авыл “Трудовик” колхозы (беренче рәисе – М.Ф.Корчагин), 1941 елдан – (башка мәгълүматлар буенча, 1949 елдан) Орджоникидзе исемендәге колхоз, алга таба – “Кама” колхозы (Атабай авылы) составына керә.

1957 елдан – “Комсомольский” совхозы (Рус Сараланы поселогы, Дятлово, Тамгачы, Атабай, Күнтәч, Нурминкә, Рождествено, Сапуголи, Сиңгел, Татар Сараланы, Ташкирмән, Тетеево авыллары), 1966 елдан – “Мишә” совхозы (үзәк утары Макаровка авылында), 1991 елдан – “Саралан” совхозы, 1998 елдан – “Мишә” авыл хуҗалыгы авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы составында (2000 елдан – авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы).

Мәдәният

Авыл тирәсендә археология истәлекләре табыла:

Халык саны

1782 елда – 43 ир-ат;
1859 елда – 267,
1897 елда – 349,
1908 елда – 392,
1920 елда – 494,
1926 елда – 561,
1938 елда – 578,
1949 елда – 412,
1958 елда – 340,
1970 елда – 271,
1979 елда – 200,
1989 елда –147,
2002 елда – 164,
2010 елда – 149,
2017 елда – 153 кеше (руслар – 75%, керәшен татарлар – 17%, мөселман татарлар – 7%, башкортлар – 1%).