Биографиясе

1921 елның 9 гыйнвары, Зөя кантоны Олы Шырдан авылы – 1977 елның 22 июне, Яшел Үзән шәһәре.

Олы Шырдан тулы булмаган урта мәктәбен тәмамлаганнан соң (1936), Яшел Үзән районында эшли: Куйбышев исемендәге колхозда хисапчы, Олы Шырдан авыл советы секретаре (1937 елдан), рәисе (1938 елдан), Олы Шырдан сельпо рәисе (1939 елдан), Куйбышев исемендәге колхоз рәисе (1941 елдан); район милиция бүлеге уполномоченные (1943 елдан), уполномоченный ярдәмчесе (1945 елдан), өлкән уполномоченный (1947 елдан); Вахитов исемендәге колхоз рәисе (1955 елдан), «Нурлат» совхозы директоры (1967 елдан).

З.С.Садыйкова җитәкче булганда, Вахитов исемендәге колхозда сыерлар һәм бозаулар өчен 5 бина, яшелчә саклау урыны, клуб төзелә, җитештерү объектлары һәм торак йортлар электрлаштырыла.

Еллык акча кереме 103,3 меңнән 415 мең сумга арта. 1955–1965 елларда сыер һәм дуңгызларның баш саны, ит җитештерү 2 тапкыр, сөт 870 ц дан 5300 ц га кадәр арта.

Сату планы 1965 елда 182% ка үтәлә.

Социалистик Хезмәт Герое исеме җитештерүдәге тотрыклы югары күрсәткечләр өчен бирелә.

1959–1963 елларда ТАССР Югары Советы депутаты.

Бүләкләре

Ике Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.