Урбанизация шәһәрләрдәге эре сәнәгый җитештерү үсеше, фән, югары, урта-махсус белем бирү һәм мәдәният учреждениеләренең артуы белән бәйле.

Урбанизация процессы вакытында авыл халкының һәм якын-тирә посёлокларда яшәүчеләрнең шәһәргә күчүе, шәһәр яны территорияләренең шәһәр составына кертелүе яки административ буйсынуы күзәтелә.

1920 елда Казаннан башка ТАССР составына 11 шәһәр — Арча, Зөя, Буа, Бөгелмә, Алабуга, Лаеш, Минзәлә, Спас, Тәтеш, Мамадыш, Чистай керә. 1920–1940 елларда — Әгерҗе, Менделеевск, Чаллы, Зеленодольск, 1940–1960 елларда — Әлмәт, Лениногорск, Түбән Кама, Норлат, 1970 елларда — Зәй, Азнакай, 1990 елларда Баулы шәһәр статусын алалар.

XX йөз уртасында нефть чыганакларын үзләштерү, ә аннары нефть химиясе комплексы һәм автомобиль төзелеше үсеше халыкның республика шәһәрләренә яңадан агылуына сәбәп була. Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләре илнең эре сәнәгать үзәкләренә әверелә. XIX йөз ахырында Татарстан шәһәрләрендә 201,5 мең кеше (гомуми халык санының 8,5% ы) яши.

1920–1930 елларда күп кенә торак пунктларны шәһәрләр исәбенә кертү, шулай ук халык хуҗалыгын индустрияләштерү нәтиҗәсендә шәһәр халкы шактый арта һәм 1939 елда 614,3 мең кеше (21,1%) тәшкил итә; Казан халкы 1926 елда 179 мең кешедән 1939 елда 406 меңгә кадәр арта, 1980 еллар башына 1 млн кешегә җитә. Республикада шәһәр халкының көчле үсеше 1960 елларга (ел саен уртача 38,5 мең кешегә) һәм аеруча 1970 елларга (63,5 мең кеше) туры килә. Бу үсешкә Түбән Кама нефть химиясе комбинаты, Түбән Кама ГЭСы, Кама автомобиль заводы һ.б. сәнәгать объектлары төзелешенә илнең башка төбәкләреннән килүче мигрантлар булышлык итә. Аннан соңгы елларда эре җитештерү объектлары төзелешләренең тәмамлануы, шулай ук туымының кимүе сәбәпле республикада шәһәр халкы санының үсеш темпы, аеруча 1990 елларда, кими (1989 елда 47,2 меңнән 2002 елда елга 10,2 мең кешегә кадәр).

2016 елның башында 23 шәһәрдә һәм шәһәр тибындагы 18 посёлокта 2961,1 мең кеше — барлык ТР халкының 76,4% ы яши. Шәһәр халкының 14,9% ы шәһәр тибындагы посёлокларда һәм кечкенә шәһәрләрдә (50 меңгә кадәр кеше яши торган), 9,6% — уртача (50–100 мең кеше яши торган, Бөгелмә, Алабуга, Лениногорск, Чистай), 16,5% — зур шәһәрләрдә (100–250 мең кеше яши торган, Түбән Кама, Әлмәт, Зеленодольск), 17,8% — Чаллы, 41,2% — Казанда яши.

Республикада яшәүче төрле халык вәкилләренең урбанизацияләшү дәрәҗәсе нык аерыла; украин, башкорт һәм руслар арасында шәһәр халкы ТР буенча уртачадан югары. Татар халкында урбанизация дәрәҗәсе: 1959 елда— 29,4%, 1970 елда— 39%, 1980 еллар башында — якынча 50%, 2002 елда— 66,5%, 2010 елда— 68,8% тәшкил итә. Удмуртлар (39,8%) һәм чуашлар (43,1%) иң аз урбанизацияләшкән халык, аларның шактый өлеше Татарстанның кечкенә һәм уртача шәһәрләрендә яши.

Автор — Ф.Г.Борһанов