- РУС
- ТАТ
бораулау мастеры, СССР Дәүләт бүләге лауреаты (1950)
1904 ел, Грозный шәһәре — ?, шунда ук.
1914–1921 елларда Грозныйда каеш дирбияләр остаханәсендә эшли. 1922–1936 елларда «Грознефть» берләшмәсендә эшче, бораулаучы, бораулау мастеры.
1931 елда бораулау техниклары курсын тәмамлый.
1936–1942 елларда Мәскәү геология трестының геология партиясендә өлкән бораулаучы.
1942–1958 елларда «Татнефтеразведка» трестында: өлкән бораулау мастеры, участок башлыгы, Шөгер нефть разведкасының бораулау конторасы башлыгы, 3 нче Әлмәт тикшерү-бораулау конторасы директоры (1981 елдан). Татарстанда зур нефть чыганакларын: Ромашкино, Акташ, Азнакай һ.б.ны ачуда катнаша.
Уйлап табуга авторлык таныклыгы бар.
Дәүләт бүләге Ромашкино нефть чыганагын ачканы өчен бирелә.
Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медаль белән бүләкләнә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.