Эчтәлек

Гомер еллары: 1350 тирәсе — 1380 елдан соң.

Мамай әмир тәхеткә утырта. Мамай тарафыннан Алтын Урданың үзәге Кырымда булган көнбатыш өлеше белән идарә итәргә куела.

1372–1373 елларда Сарай әл-Мәхрусә тәхетендә. Урдада, Кырымда һәм Маҗарда акчалар суктыра.

1379 елның җәендә Митяйга (митрополит Михаилга) тарханлык ярлыгы тапшыра.

Кайбер тарихчылар (мәсәлән, А.П.Кучкин) 1375/76 тирәсендә М. Мамай тарафыннан хакимияттән читләштерелгән дип, башкалары (А.П.Григорьев, А.А.Горский) ул Туктамыш хан хакимиятне үз кулына алганга кадәр (1380) хан булып калган, дип исәплиләр.

Әдәбият  

Греков Б.Д., Якубовский А.Ю. Золотая Орда и её падение. М.–Л., 1950;

Прохоров Г.М. Повесть о Митяе. М., 1978;

Куликовская битва. М., 1980;

Мухаммадиев А.Г. Булгаро-татарская монетная система XII–XV вв. М., 1983;

Горский А.А. Москва и Орда. М., 2000;

Григорьев А.П. Сборник ханских ярлыков русским митрополитам. СПб., 2004.

Автор — И.Л.Измайлов