Тарихы

1890 еллар тирәсендә нигезләнә. Элек анда буяу сәнәгате үсеш ала.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Бәтке волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чаллы (1976 елның 20 апреленнән – Тукай) районында. 2009 елда Биклән авыл җирлегенә кушыла.

Хәзер – Биклән авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1948 елдан авылда Молотов исемендәге колхоз эшли (үзәк утары – Биклән авылы).

1950 елларда кече авыллар эреләндерелгәннән соң аның территориясендә дачалар төзелә башлый.

Халык саны

2010 елда – 77 кеше (чегәннәр). Хәзерге вакытта даими яшәүчеләр юк.