Биографиясе

1938 елның 27 ноябре, Саба районы Тимершык авылы — 2003 елның 9 октябре, Казан.

Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1966), шунда ук патологик анатомия кафедрасында эшли, 1989 елдан кафедрасы мөдире, бер үк вакытта, 1969–1973 елларда, декан урынбасары, 1973–1983 елларда стоматология факультеты деканы.

Хезмәтләре селәгәй бизләрендә, аналык җиңсәсендә яман шеш алды халәтенә һәм яман шеш авыруына диагноз куюның иммунологик һәм клиник ысулларын эшләүгә карый.

«Ревматик васкулитка диагноз кую алымнары» ысулын уйлап тапкан өчен авторлык таныклыгы бар.

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре       

Иммуноморфологическая характеристика клеток адено-кистозной карциномы // Казан. медицина журн. 1991. № 3; 

Гистогенез аденолимфомы слюнных желёз // Казан. медицина журн. 1994. № 3; 

Структура синусов лимфатических узлов в норме и процессе метастазирования рака // Казан. медицина журн. 1996. № 4 (автордаш).

Әдәбият   

Казанский государственный медицинский университет (1804–2004 гг.): Заведующие кафедрами и профессора: Биогр. словарь. К., 2004.