- РУС
- ТАТ
1906 елның июнендә Оренбург шәһәрендә оештырыла. Гамәлгә куючылары: Җ.Н.Байбурин, Б.Г.Баязитов, М.М.Күрпәчев, Х.У.Донской, А.Ю.Капкаев, К.М.Мөхәммәтрәхимов. Җәмгыять белән рәис, сәркәтип, казначы, шура җитәкчелек итә; кирәк очракта комиссияләр төзелә. Җәмгыятьнең рәисләре: Ф.Г.Кәрими (1906 елдан), А.Капкаев (1908 елдан), Г.Мишкин (1911 елдан), Ә.Хөсәенов (1913 елдан).
Оренбург губернасы мөселманнары җәмгыятенең эшчәнлеге Оренбург шәһәрендә һәм Оренбург губернасында алып барыла. Беренче җыелышлар Җ.Н.Байбурин фатирында уза, аннары «Хөсәения» мәдрәсәсендә җыела башлыйлар. Төп максатлары — мохтаҗларга һәм мөселманнарның мәдәният, мәгариф оешмаларына матди ярдәм итү. Җәмгыять Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда, шәһәр һәм земство органнарына сайлауларда катнаша, ярлы гаилә балалары укый торган мәктәпләргә, «Хөсәения» мәдрәсәсенә химая итә, ачлар өчен ашханәләр ача, мохтаҗ мөгаллимнәргә матди ярдәм күрсәтә. Җәмгыять карамагында уку залы булган китапханә эшли, анда дини һәм фәнни-популяр китапларны кычкырып уку оештырыла. Җәмгыять әгъзалары ярдәмендә Оренбург мөселман шәкертләренә ярдәм итү җәмгыяте, Оренбург губернасының Каргалы авылында (Сәет бистәсе) хәйрия җәмгыяте төзелә.
Оренбург губернасы мөселманнары җәмгыяте Оренбург губернасында татар милли хәрәкәтен җәелдерү һәм үстерүгә зур өлеш кертә. Эшчәнлеге 1917 елдан соң туктатыла.
Ямаева Л.А. Мусульманский либерализм начала XX в. как общественно-политическое движение (по материалам Уфимской и Оренбургской губерний). Уфа, 2002.
Автор — А.А.Гатин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.