Кече Сөлчә елгасының (Олы Сөлчә, Олы Чирмешән елгалары бассейннары) сул кушылдыгы.

Озынлыгы 10 км, бассейнының мәйданы 48,9 км2. Аксубай районы территориясеннән ага. Елга башы урман массивында, Кече Аксубай авылыннан 3 км көнчыгыштарак, тамагы – Киса авылында. Елга башының абсолют биеклеге 150 м, тамагыныкы – 99 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 55%.

Кисаның 0,6 дан алып 4,5 км га кадәр озынлыктагы 5 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,24 км/км2. Туенуы катнаш, зур күпчелекне кар сулары тәшкил итә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,11-0,25 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Коры вакытта елга урыны белән кибә. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 92 мм, ташу агымы катламы 90 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрель башында башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,004 м3/с.

Суы бик каты: язын 9-12 мг-экв/л, кышын һәм җәен 20-40 мг-экв/л.

Елгада суның гомуми күләме 1,2 млн м3 булган 3 буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.