Вак (2–5 мм), соры, кара, кара-зәңгәр төстәге бөҗәкләр. Башы күкрәгенең аскы өслегенә бөгелгән. Ана затларда авыз аппараты чәнчеп-суыручы типтагы хортумчык, ата затларда шактый гына кыскарган.

Якынча 1 мең төре билгеле, Россиядә 300 дән артык төре теркәлгән. Тиз агымлы елга үзәннәрендә һәм тайга зоналарында черкиләр аеруча күп. ТРда канэчкеч черкиләрнең 11 төренә тасвирлама бирелгән, алар арасында Schobaueria pusilla һәм Eusimulium aureum өстенлек алып тора.

Черкиләрнең үсеше — тулы әверелешле. Кан суырып туйган ана затлар күкәйләрен су белән юешләнүче ташларга, су үсемлекләренең яфраклары һәм сабакларына сала яки очып барганда суга аталар. Черкиләр бер сезонда 1–3 буын бирәләр. Күкәй һәм личинка фазасында кышлыйлар.

ТРда чебен-черки составында черкиләр 30 дан (августта) 55% ка кадәр (май ахыры – июнь башы) тәшкил итәләр. Черкиләрнең кешеләргә һөҗүме май ахырыннан сентябрь уртасына кадәр дәвам итә, пик вакыты май ахыры — июнь башына һәм июль — августның беренче яртысына туры килә. Тәүлек дәвамында да шулай ук 2 иң актив вакыты: иртәнге (4–6) һәм кичке (18–21) сәгатьләрдә күзәтелә. Дымлылык чагыштырмача югары, җилсез һәм һава температурасы 10–15°С булганда көн дәвамында һөҗүм итәргә мөмкиннәр. Черкиләр каты авырттырып тешлиләр.

Күпләп һөҗүм иткәндә кешеләрдә җирле (тәннең тешләгән урыннарында), шулай ук гомуми хәлсезләнү һәм бизгәк реакцияләре тудыра, яшь йорт хайваннары арасында үлү очраклары да бар.

Черкиләр җепсыман боҗралы суалчаннар — онхоцеркалар (хайван һәм кешеләрдә онхоцеркоз авыруын китереп чыгаралар) личинкаларының арадаш хуҗалары, шулай ук үзенчәлекле канэчкеч паразитларның (споровикларның иң гади классы), йорт кошлары авырулары (гемоспоридиозлар) һәм түләмә, түләрәмә һәм башкаларны тудыручыларны механик йоктыручылар булып торалар.