- РУС
- ТАТ
Зоолог, публицист
1900 елның 28 июле, Казан шәһәре – 1980 елның 30 апреле, Франкфурт-Майна шәһәре.
А.А.Першаков шәкерте. 1922–1927 елларда Казан университетында укый.
Казанда зоопарк оештыруны башлап җибәрүче, 1928–1931 елларда аның директоры. 1931–1935 елларда Идел-Кама сунарчылык промыселы биологик станциясендә директор урынбасары. Татарстанда кыйммәтле мехлы җәнлекләр асрау мәсьәләләре белән шөгыльләнә.
1935–1937 елларда Кавказ саклаулыгында (Краснодар крае). 1937–1943 елларда Кырым саклаулыгында өлкән фәнни хезмәткәр, зоология секторы мөдире.
1944 елдан Германиядә. 1947–1951 елларда Мароккода, Үсемлекләрне саклау институтында фәнни хезмәткәр.
1952 елдан Германия Федератив Республикасында качакларга ярдәм итү буенча Берлин комитеты рәисе урынбасары, 1954 елдан Халык-хезмәт союзы каршындагы СССРны өйрәнү институты хезмәткәре, аның «Посев» һәм «Грани» басма органнарында эшли.
Хезмәтләре зоология, зоогеография, сунарчылык, җәнлекчелек, үсемлекләрне саклау өлкәсенә карый.
Башкиров СССРда зубрлар санын арттыру эшен оештыручы һәм башлап җибәрүчеләрнең берсе; 1937 елда беренчеләрдән булып Кырымда зубрлар үрчетү эшен башлый.
Очерк охотничьего промысла в Татарии // Работы Волжско-Камской биологической станции. 1931. Выпуск 31 (автордаш).
Биология и промысел крота в Татарии // Работы Волжско-Камской биологической станции. 1934. Выпуск 3 (автордаш).
Реликтовые элементы в фауне Жигулей // Биологи Московского общества испытателей природы. Отделение биологии. 1935. Т. 44, выпуск 5.
Кавказский зубр. М., 1940.
Le moineau au Maroc. Rabat. 1953.
Гаранин В.И. Из истории Казанской школы экологов. А.А.Першаков и его окружение // Чтения памяти Виктора Алексеевича Попова. Казань, 1997.
Иван Сергеевич Башкиров (28 июля 1900 года – 30 апреля 1980 года) // Актуальные проблемы герпетологии и токсинологии: Сборник научных трудов института экологии волжского бассейна. Тольятти, 2000. Вып. 4.
Автор – В.И.Гаранин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.