Профессор Ф.Ш.Хуҗин археология өлкәсендә эшләве турында. 2020

Татар телендә. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Биографиясе

1951 елның 1 августында Зәй районы Карман авылында туган.

Казан педагогия институтын тәмамлый (1972). 1974–1996 елларда Тел, әдәбият һәм тарих институтында (1989–1990 елларда археология бүлеге мөдире), 1997 елдан Тарих институтында (2007 елдан баш фәнни хезмәткәр), Археология институтында.

Бер үк вакытта Татар гуманитар институты (2012 елдан Казан университеты) профессоры (2008–2011 елларда Татарстан тарихы кафедрасы мөдире).

Ф.Ш.Хуҗин археология белән танышуы турында

Ф.Ш.Хуҗин Альфред Халиков җитәкләгән археологик экспедицияләр турында

Фәнни эшчәнлеге

Хуҗин җитәкчелегендә Биләр, Суар, Җүкәтау, Чаллы шәһәрлекләрендә, Казан Кремлендә киң колачлы казу эшләре башкарыла. Казанның иң борынгы шәһәр ныгытмаларын, Казан ханнары каберләрен, Колшәриф мәчетенең археологик калдыкларын һәм XI–XVI йөзләрдәге башка архитектура корылмаларын тикшерүгә, археологик чыганаклар нигезендә урта гасырлар шәһәрләренең (шул исәптән Казанның, Алабуганың) яшен ачыклау методологиясен һәм методикасын эшләүгә зур өлеш кертә.

Хезмәтләре элгәреге болгарлар, Идел буе Болгар дәүләте, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы археологиясенә һәм тарихына, Идел буе халыклары тарихи-мәдәни мирасын саклауның актуаль мәсьәләләренә карый; урта мәктәпләр һәм югары уку йортлары өчен уку ярдәмлекләре, фәнни-популяр китаплар авторы.

Болгар шәһәрендәге Болгар цивилизациясе музее, Татарстанның Казан Кремлендәге Археология музее һәм Биләр шәһәрлеге музее фәнни концепцияләрен эшләүчеләрнең берсе.

«Поволжская археология» журналының баш мөхәррире, «Гасырлар авазы = Эхо веков», «Филология и культура» журналлары редколлегияләре әгъзасы.

Ф.Ш.Хуҗин Биләрнең монголлар тарафыннан җимерелүе турында

Бүләкләре

«Татарстан Республикасының археологик картасы»н (1–6 том, 1981–1990) төзүдә катнашканы өчен ТР Дәүләт бүләгенә лаек була. Медальләр белән бүләкләнә.

Ф.Ш.Хуҗин Болгар һәм Биләрнең археологик үзенчәлекләре турында

Ф.Ш.Хуҗин Казан Кремлендә казу эшләренең үзенчәлеге турында

Татар телендә

Хезмәтләре

Великий город на Черемшане. Казань, 1995.

Булгарский город в X – начале XIII веков. Казань, 2001.

Древняя Казань. Казань, 2005 (автордаш).

Ранние булгары и Волжская Булгария: VIII – начало XIII веков. Казань, 2006.

Исследования по булгаро-татарской археологии. Казань, 2011.

Әдәбият

Гариф Н. Халкын олылаган олы галим // Казан утлары. 2001. № 8.

Археологи Волго-Уральского региона. Уфа, 2002.

Хузин Фаяз Шарипович: Биобиблиографический указатель. Казань, 2011.