Биографиясе

1923 елның 28 октябре, Саратов өлкәсенең Төрекләр авылы – 2017 елның 27 июле, Казан.

Бөек Ватан сугышында катнаша. 1952 елда Казан химия-технология институтын тәмамлый, шунда ук эшли. 1975–1990 елларда пластмасса эшкәртү технологиясе кафедрасы мөдире, технология факультеты деканы (1968–1971), полимерлар факультеты деканы (1971–1982).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре югары молекуляр кушылмаларны модификацияләү һәм пластификацияләүгә карый.

Алыштырылулы дикарбон кислоталар нигезендә полиэфир сумалалар хасил булуның кинетик закончалыкларын тикшерә. Дикарбон кислоталарның алыштырылган ясалмалары, шул исәптән пластификаторларның бинар катнашмалары белән, поливинилхлорид, целлюлоза триацетаты, целлюлоза нитратлары һ.б. уртача нык чылбырлы полимерларны пластификацияләү процессларын өйрәнә. Технологик һәм файдалану үзлекләрен яхшырту максатында полиэтилен, эпоксиуретаннар һәм эпоксид сумалаларын полиизоцианатлар һ.б. кушылмалар белән модификацияли. Полиэтилен һәм эпоксиуретаннарның күп кенә үзгәртелгән композицияләрен эшли, аларның кайберләре адгезион (ябышучан) капламнар сыйфатында җитештерүгә кертелә. Аның хезмәтләре нигезендә олигоэпоксиуретан белән пластификацияләнгән целлюлоза триацетатыннан ясалган кино һәм фото пленкаларының тәҗрибә партиясе чыгарыла.

Бүләкләре

1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз һәм «Почет билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Некоторые физические свойства поливинилхлоридных пленок в зависимости от длины радикалов пластификаторов // Высокомолекулярные соединения. 1968. Т. 10, № 6 (автордаш).

Некоторые вопросы модификации ацетобутирата целлюлозы алкоксинитрофталатами // Известия вузов. Химия и химическая технология. 1978. Т. 21, № 8 (автордаш).

Полимерные композиционные материалы: Учебное пособие. Казань, 1980 (автордаш).

Физико-химические и механические свойства полимеров: Учебное пособие. Казань, 1990 (автордаш).

Әдәбият

Уразаев Г. Всегда на передовой // Кировец. 1975. № 1–2.

Профессора, доктора наук. Политехнический институт – КХТИ – КГТУ (1919–2000): Краткий биографический справочник. Казань, 2000.