- РУС
- ТАТ
Советлар Союзы Герое (1944 елның 22 феврале, үлгәннән соң), гвардия өлкән сержанты
1921 ел, Башкортстан Республикасының хәзерге Чакмагыш районы Иске Балак авылы – 1943 елның 28 сентябре, Украина ССР, Днепровский авылы.
Колхозда эшли.
1941 елдан Кызыл Армиядә.
1941 елның сентябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 100 нче гвардия укчы полк (6 нчы армиянең 35 нче гвардия укчы дивизиясе) снайперы.
Көньяк, Көньяк-Көнбатыш, Воронеж һәм 3 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Донбасс (1941 ел), Барвенково-Лозовая, Воронеж-Ворошиловград, Урта Дон һәм Донбасс (барысы да – 1942 ел) операцияләрендә катнаша.
1943 елның 28 сентябрендә Звонец авылы янында Днепр елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә: сугышта сафтан чыккан офицерларны алыштыра, ротаны 3 мәртәбә һөҗүмгә күтәрә. Яуда һәлак була.
Ленин ордены, Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Уфа шәһәрендә туган якны өйрәнү музеенда В.Г.Галимовка багышланган стенд бар.
Иске Балак авылындагы һәм Чакмагыш районы үзәгендәге урамнарга, шулай ук туган авылындагы колхозга аның исеме бирелә.
Иске Балак авылындагы паркта геройның бюсты куела.
Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;
Герои Советского Союза – наши земляки. Казань, 1982. Кн. 1;
Герои Советского Союза: Краткий биогр. словарь. М., 1987. Т. 1.
Автор – М.З.Хәбибуллин.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.