Эчтәлек

Рус елъязмаларында беренче тапкыр IX йөз ахырында «мурома» буларак искә алына. Муромлыларның археологик культурасы үзенчәлекләре — мәетне башы белән төньякка каратып җирләүдә, хатын-кызлар костюмының аерым төр бизәлешендә (чуклы башлыклар, баш әйләнәсе баулары, чигә асылмалары, күкрәк аеллары, кушаклар). Сугышчы ирләр сугыш киемнәре һәм кораллары, атлар белән бергә җирләнгән.

Муромлыларның төп шөгыле — терлекчелек, игенчелек, сунарчылык, балык тоту, чолыкчылык, тимер һәм бакыр кою, зәркән һөнәрчелеге.

VII йөздә муромлылар аерым кабиләләр берлегенә оеша.

IX–X йөзләрдә сыйнфый җәмгыять барлыкка килә, хәрби дружина аерым урын тота. Шул ук вакытта берлек территориясенә славян кабиләләре үтеп керә башлый, кысрыклау нәтиҗәсендә муромлыларның бер өлеше Идел буе Болгар дәүләтенә күчеп утыра.

XI йөздә муромлылар Киев Русеның сәяси йогынтысына эләгә, XII йөздә Төньяк-Көнчыгыш Русь халкы белән кушылып, ассимиляцияләнеп бетә. «Муромлылар» этнонимы Ука буе топонимикасында сакланып калган (Муром).

Әдәбият

Финно-угры и балты в эпоху средневековья. М., 1987;

Гришаков В.В., Зеленеев Ю.А. Мурома VII–XI вв. Йошкар-Ола, 1990;

Рябинин Е.А. Финно-угорские племена в составе Древней Руси. СПб., 1997;

Финно-угры Поволжья и Приуралья в средние века. Ижевск, 1999.

Автор — И.Л.Измайлов