Гомуми мәгълүмат

Свердловск өлкәсенең көньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. 1924 елда оештырыла. Мәйданы – 3689,80 кв.км. Үзәге – Түбән Сыргы шәһәре (Екатеринбург шәһәреннән 118 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 41516 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда – 6614 кеше. Тупланып, Акбаш, Әрәкәй, Шәкүр авылларында, Кызылармияче поселогында, Вәскин, Кантуган, Перепряжка, Үрмәкәй, Уфа Шигере, Шарама һәм башка авылларда яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Мәчетләр, мәктәпләр эшли. 2011 елдан Уфа Шигере авылында мәдрәсә бар. Район территориясендә барлыгы ун мәчет эшли.

Әрәкәй авылының милли мәдәни комплексы эшли, анда традицион рәвештә «Яраткан моңнар» ачык төбәкара татар җырын башкаручылар фестивале үткәрелә. 2013 елда Сәрдәрия Нигъмәтова исемендәге сигезенче ачык төбәкара татар халык иҗаты фестивале уздырыла.

Район территориясендә татар иҗат коллективлары: «Сәрдәрия» халык җыр һәм бию ансамбле (1958 елда оештырыла, 1974 елдан халык исемен йөртә, җитәкчесе – С.С.Гөбәев); «Чишмә» (2001 елдан, А.И.Саматова), «Ак калфак» (2003 елдан, А.Ш.Әхмәтова), «Мирас» (2004 елдан, К.Г. Әхмәтов), «Зөбәрҗәт» (2011 елдан, Л.Н.Вафина) фольклор‑этнография ансамбльләре, ике балалар хореография төркеме, ике драма коллективы һәм башкалар.

2013 елда «Урал татар бистәсе» тарихи комплексы (Яңа Әлнә поселогы) төзелеше башлана.

2015 елда Урал татар бистәсендә татар халык бәйрәме – I Җыен уза. Ел саен татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре үткәрелә. 2015 елдан Акбаш, Әрәкәй һәм Шәкүр, Урмәкәй һәм Уфа Шигере авыллары мәктәпләрендә «Федераль дәүләт белем бирү стандарты таләпләре нигезендә туган телләрне һәм мәдәниятләрне өйрәнү» программасы эшли.

1997 елда Әрәкәй авылы татарларының милли-мәдәни автономиясе оештырыла (җитәкчесе – С.С.Гөбәев).

Күренекле кешеләре

Тел галиме, лексикограф, «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»н төзүчеләренең һәм мөхәррирләренең берсе – М.Г.Мөхәммәдиев туган.