1984 елда ачыла.

Табигый-дәвалау факторлары: сульфат-магний-натрийлы минераль су, күкертле-водородлы ләм.

Санаторий терәк-хәрәкәт системасы авыруларын: остеохондроз, артрит, артроз, полиартрит, түбән очлыкларда кан әйләнеше бозылып, шул урыннардагы ишемик некрозларны, ревматизмны; нерв системасы авыруларын: невроз, неврастения, невралгия, төнге энурезларны (сидекне тота алмау) һщм башкаларны; йөрәк-кан тамырлары авыруларын: йөрәккә кан килү азаю, стенокардия, кардиосклероз (йөрәк мускулында тоташтыргыч тукыманың артык үсүе), миокард инфаркты, 1 һәм 2 нче дәрәҗә кан басымы авыруы, кан тамырлары тонусы кимү; сулыш, ашкайнату әгъзалары һәм тире авыруларын дәвалау юнәлешендә эш алып бара.

Санаторий комплексы үзара күчү юллары белән тоташкан алты катлы 2 һәм ике катлы 1 бинадан гыйбарәт; диагноз кую лабораторияләре, функциональ диагностика һәм төрле дәвалау кабинетлары бар.

Дәвалау комплексына минераль һәм коры углекислый ванналар, галокамера, ләм, ингаляция, су, электр белән дәвалау, магнит, мануаль, лазер терапиясе һәм энәләр кадап савыктыру, психотерапия, эчәкләрне чистарту, диеталы туклану, массаж, физик күнегүләр белән дәвалау керә.

Китапханә, клуб, спорт залы бар.

Санаторий ел буена эшли.

Автор – М.Й.Ибраһимова