Биографиясе

1888 ел — 1961 ел, Казан.

Варшава ветеринария институтын тәмамлаганнан соң (1912), институтның патологик анатомия кафедрасында штаттан тыш ассистент итеп калдырыла, 1913–1914 елларда квалификация күтәрү максатыннан Германия, Франция, Англиягә командировкага җибәрелә.

1914 елдан Россиянең төрле ветеринария югары уку йортларында укыта. 1937–1959 елларда Казан ветеринария институтының паразитология кафедрасы мөдире.

Төп хезмәтләре ат һәм сарык гельминтларын өйрәнүгә карый (гельминтларның 30 дан артык төрен ача).

СССРның төрле төбәкләренә оештырылган 22 экспедициядә катнаша, кайберләренә үзе җитәкчелек итә.

Хезмәтләре

Роль дегельминтизации в экономике овцеводческих хозяйств // Уч. зап. Казан. зоотехническо-ветеринария института. 1937. Т. 48, вып. 2;

Гельминтозы сельскохозяйственных животных, пушных зверей и птиц Татарии и смежных с нею республик Среднего Поволжья // Уч. зап. Казан. ветеринария института. 1960. Т. 75.

Әдәбият  

Казанская государственная академия ветеринарной медицины (1873–2006 гг.). К., 2006.