Ленинград фронты сәяси идарәсе органы.

Чыгу вакыты

1943 елның 1 гыйнварыннан 1946 елның 14 июненә кадәр татар телендә атнага 2 тапкыр нәшер ителә, барлыгы 347 саны чыга.

Төрле елларда мөхәррирләре: А.Мадалиев һәм З.Исхаков.

Газета редакциясендә А.Айнуллин, И.Арганбаев, И.Сәйфетдинов, К.Юлдашев эшли.

С.Ильясов, М.Хөсәен, Г.Шәйдуллин, К.Яһүдин һәм башкаларның мәкаләләре, шигырьләре басыла.

Әдәбият

Теләшев Р. «Ватанны саклауда» // Татар иле. 1997. № 45;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. Т.1;

Айнутдинов А.К. Летопись подвига (Исторический очерк по страницам татарских фронтовых газет). Казань, 1984;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.