- РУС
- ТАТ
(псевдонимы Аркадий Сергеев), журналист, язучы
1889 елның 17 феврале, Уфа шәһәре – 1937 елның 7 октябре.
Казандагы Икенче ир балалар гимназиясен тәмамлаганнан соң, 1907 елда Казан университетының юридик факультетына укырга керә. Шул ук елда студентлар хәрәкәтендә катнашканы өчен университеттан чыгарыла һәм Уралга сөрелә.
1908 елда Бухов, Казан матбугаты вәкиле буларак, журналистларның Беренче Бөтенроссия съездында (Мәскәү) катнаша. 1910 елдан «Сатирикон», 1913 елда «Синий журнал» (Санкт-Петербург) журналлары редакцияләрендә эшли.
Октябрь революциясеннән соң Көнбатыш Белоруссиядә, аннары Литвада яши.
1920–1927 елларда советлар яклы «Эхо» газетасында (Каунас шәһәре) мөхәррир.
1927 елларда СССР Үзәк Башкарма Комитеты Буховның Мәскәүгә кайтырга теләк белдергән үтенечен канәгатьләндерә.
Монда ул «Бегемот», «Чудак», «Смехач» журналларында һәм «Труд» газетасында мәкаләләрен бастыра.
1932 елдан «Крокодил» журналында эшли.
Репрессияләр чоры корбаны.
Мәкаләләре гимназиядә укыганда ук, 1906 елда, Казанда «Волжский курьер», «Волжский листок» газеталарында, «Метеор» журналында, Мәскәүдә чыгучы «Стрекоза» (1907), «Весна» (1908) журналларында басыла.
Буховның А.Блок, М.Кузмин, З.Гиппиус иҗатлары турындагы «Тәнкыйди штрихлар» («Критические штрихи») дигән беренче китабы 1909 елда Казанда дөнья күрә.
Сатирик романнар һәм юмористик хикәяләр авторы.
История трёх святых и некоторых посторонних. М., 1930.
Чёрное кольцо. М.-Л., 1931.
Рассказы, памфлеты, пародии. М., 1972.
Ухаживатель. М., 1989.
Спиридонова-Евстигнеева Л.А. Русская сатирическая литература начала ХХ века. М., 1977.
Краткая литературная энциклопедия. М., 1978.
Автор – К.Н.Куранов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.