- РУС
- ТАТ
Химик-технолог, техник фәннәр докторы (1985), профессор (1987), Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (1999)
1937 елның 29 гыйнварында Казан шәһәрендә туган.
1961 елда Казан химия-технология институтын тәмамлый, шунда ук пластмасса технологияләре кафедрасы мөдире булып эшли (1987–2008 елларда).
Хезмәтләре югары молекуляр кушылмалар химиясе һәм физика химиясенә карый.
Изоцианатларның гомополимерлашуын, макромолекуляр реакцияләрне, полимерларның барлыкка килү һәм эшкәртү стадияләрендәге үзлекләре комплексын һәм структураларын үзгәртүләрнең химик һәм физик-химик мөмкинлекләрен өйрәнә. Полимерларның, шул исәптән биообъектларның үзлекләрен стабильләштерү һәм яхшырту принциплары турында «Органик изоцианатлар һәм аларның ясалмалары рәтендәге полимер кушылмаларның үзлекләре комплексын һәм структурасын үзгәртү» дип аталган докторлык диссертациясендә языла.
Кан һәм сөяк җелеге күзәнәкләрен саклау өчен криоконсервант (дару формасы – гекмолит) ясау; тиешле функцияле полимер материаллар (антистатик һәм парланмаучы капламнар, электр үткәрүчән һәм ябыштыру материаллары һ.б.); «Оргсинтез» Акционерлык җәмгыяте ацетон-фенол җитештерүнең күп тонналы калдыкларын утильләштерү алымнарын; буягычларда полимер лазер тирәлекләрен һ.б. өйрәнү эшләре белән җитәкчелек итә.
Медальләр белән бүләкләнә.
Химическая технология безуглеродных (неорганических) полимеров и материалов на их основе. Казань, 1994 (автордаш).
Новые пути химической модификации структуры и свойств полимеров // Вестник Казанского технологического университета. Казань, 1997. № 1.
Влияние наполнителя на взаимную растворимость компонентов в смесях полимеров // Высокомолекулярные соединения. Серия А. 1998. Т. 40, № 4 (автордаш).
Профессора, доктора наук. Политехнический институт – КХТИ – КГТУ (1919–2000): Краткий биографический справ. Казань, 2000.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.