- РУС
- ТАТ
Татарстанның Түбән Кама районындагы авыл, Кама елгасыннан 3 км читтәрәк, Түбән Кама шәһәреннән 22 км көньяк-көнбатыштарак урнашкан
XVIII йөздә нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Абросимовка, Смысловка исеме белән дә искә алына.
1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык, вак һөнәрчелек.
ХХ йөздә земство мәктәбе, җил тегермәне, икмәк саклау-сату һәм 2 бакалея кибетләре эшли.
1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Сухарево волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1921 елдан – Чаллы кантонында.
1930 елның 10 августыннан – Ширәмәт, 1963 елның 1 февраленнән – Чаллы, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Түбән Кама районында.
Хәзер – Сухарево авыл җирлегендә.
1930 елда авылда “Память Ленина” колхозы оештырыла. 1951 елда берләштерелгән К.Маркс исемендәге колхозда (үзәк утары – Сухарево авылы), 1970 елда “Память Ильича” совхозы итеп үзгәртелә, 1991 елда аннан “Болгар” совхозы (Болгар, Кызыл Яр, Югары Чишмә авыллары) бүленеп чыга.
1997 елдан “Сухарево” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли. 2018 елдан “Орсис-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.
Халкы башлыча үсемлекчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә.
Авылда фельдшер-акушерлык пункты (2015 елда яңа бина төзелә), “Ак торна” балалар спорт-уен мәйданчыгы (2017 елдан), Казан Мәрьям Ана икона кәшәнәсе (2012 елдан) эшли.
Төзекләндерелгән “Ак торна” чишмәсе бар.
Авыл янында археология истәлекләре – Смыловка I, II, III (буралы курган культурасы), IV (неолит), V, VI, VII (Казан яны культурасы) туктаулыклары, Смыловка шәһәрлеге (Ананьино культурасы) табыла.
А.А.Заев (1915–1966) – кече лейтенант, Бөек Ватан сугышында катнаша, Дан орденының тулы кавалеры, авылда аңа һәйкәл куелган (2016 елда).
1859 елда – 227,
1870 елда – 366,
1897 елда – 563,
1906 елда – 608,
1920 елда –851,
1926 елда – 817,
1949 елда – 774,
1958 елда – 540,
1970 елда – 492,
1979 елда – 353,
1989 елда – 107,
2002 елда – 89,
2010 елда – 95,
2022 елда – 137 кеше (руслар – 55%, мөселман татарлар – 22%, әрмәннәр – 9%, чуашлар – 6%, керәшен татарлар – 5%).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.