Авылга 1930 елларда нигез салына. Оешкан көненнән Арча районында, 1944 елның 19 февраленнән – Чуриле, 1956 елның 14 маеннан Арча районында.

Хәзер Урта Курса авыл җирлеге составына керә.

1929 елда авылда “Алан” колхозы оештырыла, 1951 елда “Авангард” колхозы итеп үзгәртелә, 1959 елда берләштерелгән “Курса” колхозы составына керә, 1990 елда мөстәкыйль “Алан” колхозы булып аерылып чыга.

1993 елдан “Алан” күмәк предприятиесе, 2000 елдан “Курса” күмәк предприятиесе, 2004 елдан “Курса МТСы”.

Халкы күбесенчә “Курса МТСы”нда эшли, кырчылык белән шөгыльләнә.

Авылда башлангыч мәктәп (2003 елдан), клуб, фельдшер-акушерлык пункты эшли, мәчет (2012 елдан) бар.

Фотограф Гыйниятов Б.А. Алан авылы мәчете. Татарстанның Арча районы

Б.А.Гыйниятовның шәхси архивы

Күренекле кешеләре

Б.Н.Сәләхов (1952 елда туган) – актер, Татарстан Республикасының халык артисты.

Халык саны

1938 елда – 160,
1949 елда – 210,
1958 елда – 156,
1970 елда – 171,
1979 елда – 122,
1989 елда – 72,
2002 елда – 140,
2010 елда – 140,
2015 елда – 143 кеше (татарлар).