Авыл 1615–1616 еллардан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Пустошь Шатуловка исеме белән дә билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук тимерчелек, балта эше, он тарту кәсепчелеге, курыс һәм кайрыдан әйберләр ясау, сәүдә эше тарала.

XX йөз башында 2 мәчет, мәктәп, 3 җил һәм су тегермәне, фельдшерлык пункты, йон-тукыма ману һәм бакыр-калайдан әйберләр ясау остаханәләре, 2 кибет эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1995,2 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Олы Мәңгәр волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тукай, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Юл, 1956 елның 18 июленнән – Тукай, 1963 елның 1 февраленнән Арча районында.

Хәзер Ташкичү авыл җирлеге составына керә.

1928 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, соңрак – җидееллык (1937 елда яңа бина төзелә), 1962 елда – сигезьеллык (1974 елда яңа бина төзелә), 1985 елда – урта, 2010 елда – тулы булмаган урта, 2011 елда – башлангыч, 2013 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Авылда балалар бакчасы (1978 елдан), мәдәният йорты, китапханә, мәчет бар. Мәдәният йорты каршында “Саяра” халык театры (1949 елдан, 1989 елдан халык театры, оештыручысы – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре С.Г.Фәттрахманова, җитәкчесе – Ф.Р.Фәттрахманов).

Авыл халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Авыл тирәсендә археология истәлеге – Иске Ашыт авыллыгы (безнең эраның 1 нче меңьеллыгының беренче яртысы).

Авыл зиратында 108 эпиграфик истәлек сакланган: алар арасында Ш.Мәрҗанинең туганнары – Габделбасыйр мулланың улы Габделгали мулла һәм аның улы Габделбәдигъ кабере ташлары бар.

Фотограф Гыйниятов Б.А. Авыл йорты

Татарстанның Арча районы Иске Ашыт авылы. Б.А.Гыйниятовның шәхси архивы

Күренекле кешеләре

Н.Д.Мостафин (1963 елда туган) – педагог, педагогика фәннәре кандидаты, РФнең урта һөнәри белем бирү мактаулы хезмәткәре, ТР Президенты эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы (2014 елдан);

Ә.Х.Фазылҗанов (1937 елда туган) – авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, ТАССРның атказанган зоотехнигы, РФнең атказанган фән эшлеклесе;

Ф.Р.Фәттрахманов (Фердинанд Фәтхи) (1959 елда туган) – җырчы, ТРның атказанган һәм халык артисты.

Халык саны

1782 елда – 203 ир заты;
1859 елда – 1154,
1897 елда – 1484,
1908 елда – 1490,
1920 елда – 1342,
1926 елда – 1258,
1938 елда – 1269,
1949 елда – 723,
1958 елда – 734,
1970 елда – 746,
1979 елда – 600,
1989 елда – 512,
2002 елда – 550,
2010 елда – 542,
2015 елда – 530 кеше (татарлар).