Тарихы

Авылга XVIII йөзнең беренче чирегендә, башта “Иске авыл” дип аталучы урында нигез салына, аннары Каравыл Тавына күчерелә.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (элекке ясаклы татарлар, шул исәптән яңа чукындырылганнар, татарлар). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык, чыпта-кап сугу кәсепчелеге, көпчәк һәм чана ясау таралган була, күршедәге А.Д.Холодковский утарында эшлиләр.

Халкы 1735 елдагы башкорт күтәрелешендә, 1773–1775 еллардагы Крәстияннәр сугышында Е.И.Пугачёв ягында актив катнаша.

1870 ел мәгълүматларына караганда, авылда мәчет һәм мәктәп була. 1884 елда халыкның якынча 30% ы православие динен тота, Өнбия авылының Николай Чудотворец (Покров) чиркәве приходына карыйлар, 1880 еллар ахырында ислам диненә кайталар.

XX йөз башында мәчет, мәктәп, 2 су тегермәне, 2 ярма яргыч, икмәк сату һәм саклау, мануфактура һәм 3 вак-төякләр кибете эшли (берсенең бинасы сакланган, кибет буларак файдаланыла). Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1733 дисәтинә тәшкил итә.

1912−1913 еллардагы хуҗалык санын исәпкә алу мәгълүматларына караганда, 255 хуҗалыкның 57 сендә ат юк, 197 се − бер, ике, 1 хуҗалык өч эш аты тота; 1575 баш мөгезле эре һәм башка терлек, 248 умарта оясы теркәлә. 191 хуҗалык игенчелек хезмәтен вак һөнәрчелек кәсепчелеге белән бергә алып бара.

1911 елда вакытлыча файдалануга алынган йортта бер сыйныфлы ирләр земство мәктәбе ачыла.

Революция чорында җир өчен Өнбия авылы халкы белән Сугыш тавында даими бәрелешләр була.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Зәй волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Минзәлә, 1921 елдан Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Акташ, 1935 елның 10 февраленнән – Зәй, 1963 елның 1 февраленнән – Әлмәт, 1972 елның 1 ноябреннән Зәй районында.

Хәзер Чыбыклы авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Корыч Кул” колхозы оештырыла (беренче рәисе – С.Сәгыйдуллин). 1950 елдан “Элемтә” колхозы составында (үзәк утары Суык Чишмә авылында).

1959 елдан авыл – зурайтылган “Родина” колхозының (аның составына шулай ук Камышлы, Канаш, Кызыл Йолдыз, Нератовка, Яңа Пәлчекәү, Новосёловка, Өнбия, Сәрәпәле, Смычка, Суык Чишмә, Шумыш авыллары керә), 1999 елдан – шул ук исемдәге авыл хуҗалыгы товарлары җитештерү кооперативының, 2004 елдан – “Зәй шикәре” агрофирмасының үзәк утары (авылда аның үзәк офисы, 1600 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән сөтчелек комплексы урнашкан).

Мәгариф һәм мәдәният

1929 елда колхоз яшьләре мәктәбе ачыла, 1940 елда − җидееллык, 1976 елда – урта (яңа бина төзелә), 2014 елда тулы булмаган урта мәктәпкә үзгәртелә (1989 елдан аның каршында тарих-төбәкне өйрәнү музее эшли, оештыручысы – Д.Н.Сибгатуллин).

Авылда шулай ук “Салават Күпере” балалар бакчасы (2016 елдан мәктәп каршында), мәдәният йорты (1980 елда салынган бинада), фельдшер-акушерлык һәм ветеринария пункты (2015 елда салынган биналарда), “Ринат” мәчете (1991 елдан) бар.

2000 елда “Хәния чишмәсе” төзекләндерелә.

Күренекле кешеләре

Ф.Ф.Зарипов (1953 елда туган) – Әлмәт драма театры актеры, ТАССРның, Башкортстан Республикасының атказанган артисты, ТРның халык артисты;

Ф.Н.Төхвәтуллин (1894−1938) – җәмәгать һәм сәясәт, дәүләт эшлеклесе, Башкортстан АССРның эчке эшләр һәм милләтләр буенча халык комиссары (1919−1920 елларда).

Зәй районы һәм шәһәренең 1999 − 2008 еллардагы башлыгы Р.Ш.Фәрдиев − 1982−1992 елларда җирле колхоз рәисе булып эшли.

Халык саны

1859 елда – 469,
1897 елда – 1051,
1906 елда – 1221,
1913 елда – 1401,
1920 елда – 1261,
1926 елда – 1126,
1938 елда – 1087,
1949 елда – 820,
1958 елда – 843,
1970 елда – 878,
1979 елда – 739,
1989 елда – 610,
2002 елда – 607,
2010 елда – 619,
2017 елда – 544 кеше (татарлар).