Гомер еллары: ? – 1552 елның октябре, Казан.

Колшәриф чыгышы белән Әстерханнан (татар вариантында Хаҗитархан, соңыннан шагыйрь псевдонимнарының берсе) сәет Мансур улы.

1551 елда Мәскәүнең Казанга каршы яңа хәрби һөҗүмнәрен булдырмый калу максатын күздә тотып, Шаһгали хан белән җитди сөйләшүләр алып бара.

Чапкын Отучев белән бергә Казан тәхетенә чакырылган Ядегәр Мөхәммәд хан хөкүмәте әгъзасы.

1552 елда Казанны саклап калырга тырышучыларның берсе. Шәкертләрдән төркем төзи, хан ныгытмасы өчен барган сугышта һәлак була.

Иҗаты

Колшәрифнең шигъри мирасыннан соңрак «Бакыргани китабы»на кергән 5 газәле мәгълүм.

«Кыйссаи Хөбби хуҗа» дастанын да аңа нисбәтлиләр (1889 елда нәшер ителә). Әсәр урта гасырлар төрки-татар әдәбиятында киң таралган сюжетка нигезләнә.

Тасвирланган вакыйгалар XII йөздә Урта Азиядә бара. Әсәрнең төп геройлары – Бакыргани һәм аның кече улы Хөбби. Төрле могҗизалар (суелган сыерларны терелтү, дингездә суга баткан кешеләрне коткару һ.б.) башкара торган Хөббинең изгелегенә Бакыргани ышанмый. Бөтен игътибарын ул олы уллары Әзһәр һәм Мәхмүдкә бирә. Атасының «Икебез дә акыл иясе булып, бер илгә сыймабыз без» дигән сүзләреннән соң Хөбби, аккошка әйләнеп, читкә очып китә.

Атасының улына карата миһербансызлыгы Бакырганинең рухи остазы Ә. Ясәвигә мәгълүм була. Ул үзенең мөриденә бер ел буе авыр физик эш белән шөгыльләнү җәзасын бирә һәм аңа Аллаһның әмерен җиткерә. Шушы әмер аркасында Бакыргани улы белән фәкать үлгәннән соң гына очраша ала.

«Зафәрнамәи вилаяте Казан» (1550) исемле тарихи әсәрнең авторы да – Колшәриф. Бу чәчмә әсәр текстына 8 шигырь кергән. Аларда Иван IV нең Казанга 1549–1550 еллардагы һөҗүмнәре тасвирлана, Казан ханлыгы чоры дәүләт эшлеклеләренең исемнәре аталып үтелә, камалыштагы Казанны дошманнан коткарып калган сакчыларның батырлыгы турында бәян ителә.

Тюрколог Ә. Вәлиди, әсәрнең кулъязмасын Төркиянең Көтәһия шәһәрендәге китапханәдән табып, 1963 елда беренче тапкыр бастырып чыгара.

1995 елда әсәр Казанда беренче тапкыр татар һәм рус телләрендә басыла.

Шулай ук кара: Колшәриф мәчете.

Әсәрләр

Кол Шәриф. И күңел, бу дөньядыр: Газәлләр, кыйсса. Казан, 1997.

Шерифи Х. Зафер наме-и вилайет-и Казан // Гасырлар авазы – Эхо веков. 1995. Май.

Әдәбият

Шәрипов Ә. Ничек килеп җиттең син, борынгы кыйсса? // Аргамак. 1993. № 11.

Подлинная о Казанском походе запись Царственной книги 1552 г. и сказание князя Курбского о покорении Казани. М., 1902.

Худяков М. Очерки по истории Казанского ханства. Казань, 1923.

Исхаков Д.М. Сеиды в позднезолотоордынских татарских государствах. Казань, 1997.

Кул Шариф и его время. Казань, 2005.

Togan Z.V. Kazan Hanliğında Islâm Türk Kültürü // İslâm Tetkikleri Enstitüsü Dergisi. Istambul, 1965. Cilt III. Sayı 3–4.

Kaya Ö. Kul Şerif'in İr Hubbi Destanı // KÖK Araştırmalar. 2000. Cilt II. Sayı 1.

Автор – А.М.Ахунов