ВКП(б)ның Куйбышев өлкә комитеты һәм Эшче депутатлар советының өлкә башкарма комитеты органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1928 елның 6 октябреннән 1938 елның 28 мартына кадәр Куйбышев шәһәрендә (1935 елга кадәр Самара шәһәре) татар телендә 1170 саны нәшер ителә.

1930 елның 21 гыйнварына кадәр «Урта Идел» дип атала һәм ВКП(б)ның Урта Идел крае комитеты һәм Эшче, крәстиян, кызылармияче депутатлар советының край башкарма комитеты органы.

Төрле елларда мөхәррирләре — И.Исхаков, Ф.Мөбәр.

Актив авторлар — Д.Акчурин, Г.Габҗәлилов, Н.Кадыйров, Г.Камалетдинов, М.Сәгыйдуллин, Г.Сәйфи, А.Сәлимов, Н.Хәмидуллин.

Юнәлеше

Төп игътибар колхоз тормышына, алдынгы авыл хуҗалыгы артельләре һәм колхозчы-ударникларның уңышларына бирелә; хезмәттәге кимчелекләр өчен авыл хуҗалыгы предприятиеләренең җитәкчеләре тәнкыйтьләнә.

Газетада һәрдаим агрономнар һәм ветеринарлар тәкъдимнәре, илдә, Урта Идел буенда баручы индустрияләштерү һәм мәдәни яңарыш турындагы язмалар басылып килә.

1928 елның декабреннән 1929 елның августына кадәр «Колхозчы»га кушымта булып «Урта Идел» айлык әдәби, иҗтимагый-сәяси, иллюстрацияле авыл хуҗалыгы журналы чыга (8 сан, мөхәррире — З.Шәркый).

1931 елның 7 ноябреннән «Колхозчы» редакциясе кушымта — яңалифне кабул итүгә багышланган «Культура фронты» газетасын чыгара (44 сан).

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2012. Т.3;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.

Автор – Т.М.Насыйров