Эчтәлек

Маклашеевка комплексы каберлеге беренче тапкыр 1897 елда П.Я.Пономарёв тарафыннан тасвирлана.

1955 елда аны А.Х.Халиков — Казан яны археологик культурасының этабы, 1996 елда В.Н.Марков һ.б. галимнәр мөстәкыйль археологик культура буларак аерып чыгаралар; атамасы элеккеге Маклашеевка авылы (Спас районы) янындагы каберлеккә нисбәтле.

1960–1970 елларда Маклашеевка комплексы истәлекләре А.Х.Халиков, 1980–1990 елларда В.Н.Марков, Е.П.Казаков, А.А.Чижевский һ.б. тарафыннан өйрәнелә.

Фаразланганча, борынгы фин (фин-пермь) кабиләләре тарафыннан калдырылган. Маклашеевка комплексы халкы терлекчелек (мөгезле эре һәм вак терлек, дуңгыз, ат), аучылык (торулыкларда һәм каберлекләрдә аю, төлке, поши, кондыз һ.б. сөякләре табыла), балыкчылык (мәрсин балыклар сөякләре очрый) белән шөгыльләнә. Игенчелек билгеләре сизелми, бронза металлургиясе югары үсеш ала. Мышьяк һәм аккургаш катнашмалы бронза җитештерү өчен җирле һәм читтән китерелгән чимал файдаланыла. Маклашеевка бронза сугыш кораллары юка катламлы кою технологиясе белән эшләнә. Маклашеевка комплексы кабиләләрендә сөякне кисеп уемлау киң тарала, чимал буларак поши мөгезләре һәм сөякләре кулланыла. Әлеге археол. культураны калдыручылар йон һәм киндер тукымалардан киемнәр тегәләр, аларны, гадәттә, минераль буяуларга маналар. Мурзиха II каберлегендә табылган тимер тишкеч Маклашеевка комплексы үсешенең соңгы этабында тимер эшләнмәләр барлыкка килүен күрсәтә. Фаразланганча, тимер эшләнмәләр җитештерү технологиясе Кавказ халыкларыннан үзләштерелә. Балчык савыт-сабалар муены һәм өске өлешләре чокырлы һәм тараксыман бизәкләр төшерелгән түгәрәк калку төпле, башлыча, цилиндр муенлы чүлмәкләрдән гыйбарәт. Баштарак Маклашеевка торулыклары болынлы үзәнлекләрдә, соңрак туфрактан өелгән урлар белән әйләндереп алынган биек борыннарда урнашкан. Торулыклар мәйданының уртача зурлыгы 3,6 мең м2, кайберләре 15 мең м2га кадәр территорияне биләгән. Гадәттә бер торулыкта 4–5 торак булган, 9–12 тораклы торулыклар да очрый (Курган шәһәрлеге). Күбесенчә сай чокырлы каберләр өстенә курганнар өелгән, аларга әйберләр куелган. Нигездә, мәетләр башлары белән көнчыгышка каратып җирләнгән. Татарстан территориясендә Маклашеевка комплексы истәлекләре Олы Утар авылы (хәзерге вакытта Казанның көньяк-көнбатыш чите; Балым туктаулыгы), Алабуга шәһәре (Луговский курганлы каберлеге), элеккеге Яңа Мордово (Спас районы), Яңа Мор (Спас районы; Яңа Мор V һәм VIII каберлекләр), Ильичёвский посёлогы (Тукай районы; каберлек), элеккеге Мурзиха авылы (Алексеев районы; Мурзиха II каберлеге) янында һ.б. урыннарда табыла.

Шулай ук кара Маклашеевка җайдаклары.

Әдәбият

Халиков А.Х. Приказанская культура // Свод археол. источников. М., 1980. Вып. 1–24;

Марков В.Н. К постановке проблемы происхождения памятников маклашеевского типа // Эпоха бронзы Нижнего Прикамья: Тез. науч. конф. К., 1996;

Обыдённов М.Ф. Археологические культуры конца бронзового века Прикамья. Уфа, 1998;

Чижевский А.А. Е.А.Халикова и проблемы хронологии маклашеевского этапа приказанской культуры // Вопросы историко-культурного наследия Волго-Камья. К., 2002.

Автор — А.А.Чижевский