Эчтәлек

Казанны саклау системасындагы җир асты юллары турында рус елъязмаларында, мәсәлән, 1552 елгы камалыш вакытында шәһәр халкының Нурали манарасыннан Казансу елгасы ярындагы чишмәгә йөрү юлы (соңрак шартлатыла) хакында хәбәр ителә.

1830 еллар уртасында Яшерен манараны реставрацияләгәндә төзүчеләр Кремльгә илтүче җир асты галереясы калдыкларына килеп юлыгалар.

1895 елда Иван мәйданында (Беренче Май мәйданы) император Александр II һәйкәленә урын әзерләгәндә өске ягы кирпеч белән дугалап ныгытылган җир асты галереясы табыла. Кремль ягына юнәлгән җир асты юлының 10 метрдан кимрәк арадагы өлеше сакланган, аның дәвамы туфрак ишелеп томаланган була. Һәйкәл төзелешенә комачауламасын өчен, әлеге юл куышын күмәләр.

1950 еллар ахырында бу урында күренекле тарихчы Н.Ф.Калинин казу эшләре уздыра һәм җир асты юлының Кремльдән Гостиный двор ягына юнәлгән булуын ачыклый. Яшерен юл, кирпеч белән түшәлеп, өсте гөмбәзсыман ярымтүгәрәк формада эшләнгән. Туфрак һәм кирпеч өемнәре комачаулавы сәбәпле, аны ахыргача үтү һәм кайсы урында җир өстенә чыгуын ачыклау мөмкин булмый.

Кайчакта Кремль калкулыгындагы иске корылмаларның күбесе бер-берсе белән тоташкан һәм, мөгаен, кайчандыр бердәм җир асты коммуникацияләр челтәрен тәшкил иткән подвалларны җир асты юлларына тәңгәлләштерәләр. Кремль янындагы борынгы йортларда казылулары һәм юнәлешләре билгесез булган, туфрак белән күмелгән җир асты галереялы, тирән, күпьяруслы подваллар барлыгы ачыкланды.

Тикшеренүчеләргә Месетников (Кремль урамы, 13) һәм Болдырева (Кремль урамы, 7) йортларының подвалларыннан Кремльгә таба сузылган, туфрак белән күмелгән җир асты галереялары булуы мәгълүм. 1894 елда Месетников йортының подвал бүлмәләре тикшерелә. Йортның гөмбәз сыман түшәмле 3 яруслы подвалы, подвалда бүлмәләр, күчү, төшү, менү урыннары була. Бүлмәләрнең түбәнге ярусы җир өстеннән 10-12 м тирәнлектә урнаша, тышкы диварда томаланган, ихтимал, җир асты галереясына нисбәтле а,рка табыла.

Әдәбият

Загоскин Н.П. Спутник по Казани. К., 1895;

Хомяков Н.М. К вопросу о подземных ходах в Казани // Изв. Об-ва археологии, истории и этнографии при Казан. университете. К., 1910. Т. 26, вып. 3.

Автор — Х.Г.Надыйрова