Идел елгасының биек террасасында, Спас районы Ямбакты авылының көнчыгыш кырыенда урнашкан.

Су өслеге мәйданы 3,2 га. Су күләме 50 мең м3 чамасы. Озынлыгы 350 м, иң зур киңлеге 110 м. Уртача тирәнлеге 1,6 м, иң зур тирәнлеге 3,2 м.

Күл казанлыгы карст-суффозия процесслары тәэсирендә барлыкка килгән.

Суы аз минеральләшкән, бик йомшак, гидрокарбонат-хлорид-кальцийлы.

Хуҗалык-көнкүреш максатларында файдаланыла.