Эчтәлек

Гомер еллары: 1330 тирәсе – 1376.

Чимтай бәк улы.

Атасы үлгәннән соң тәхеткә утыра. Үзәк хакимиятне ныгыту сәясәте алып бара.

1364–1367 елларда Газиз шәех хан ягында торып Мамай әмиргә каршы сугыша.

Сыгнак шәһәрендә акча суктыра (1370–1371).

1375 елда Хаҗитархан шәһәренә уңышсыз яу чаба.

Ырыс Мөхәммәд ханның эчке сәясәте аксөякләрдә канәгатьсезлек тудыра. Ырыс Мөхәммәд ханга каршы көрәшкә Урта Азия идарәчесе Аксак Тимер булышлыгы белән Туктамыш (Ырыс Мөхәммәд хан тарафыннан җәзалап үтерелгән Туйхуҗа угланның улы) җитәкчелек итә.

Туктамыш белән үзара сугыш вакытында үлә.

Әдәбият

Сафаргалиев М.Г. Распад Золотой Орды. Саранск, 1960.

Автор — И.Л.Измайлов