Европа, Азия һәм Африкада (фәкать үзәк өлештә) таралган. Күчмә кош. ТР территориясенә апрельдә килә. Катнаш һәм киң яфраклы урманнарда, бакча һәм паркларда яши.

Гәүдәсенең озынлыгы 20 см тирәсе, авырлыгы 25–40 г. Каурый капламы кара-көрән бизәкле җирән-соры төстә. Тукран кошлар семьялыгындагы башка кошлардан аермалы буларак, кайры һәм үзагачны чокырга сәләтле көчле томшыклы түгел, койрыгында каты терәк каурыйлары да юк. Теленең очы төкчәләрсез. Оясын агач куышларында кора. Тонык ак төстәге якынча 11 йомырка сала. Кырмыска, гөбләләр һ.б. бөҗәкләр белән туклана, аларны ябышкак төкерек белән чылатылган озын теле ярдәмендә таба. Оясына якын килүче дошманнарны куркыту өчен башын боргалый һәм елан ысылдавына охшаш тавыш чыгара (исеме шуннан).