Габделбари эшләгән кабер ташларының берсе Биектау районындагы Өлә Казагы (хәзер Казаклар) авылы зиратында сакланган. Ак известьташтан плитә рәвешендә эшләнгән ядкәр (үлчәме 107×34×18 см) 1890 елда Әхмәтҗан бине Халид каберенә куелган. Аның турыпочмаклы өлеше дугасына: «Би хөкем Аллаһу Тәгалә» («Аллаһ хөкеме алдында торучы») дигән гыйбарә уелган ярымтүгәрәк рәвешендә төгәлләнә. Истәлек язуының ташның алгы ягындагы 6 юлы гарәп язуының нәстәгъликъ стилендә башкарылган һәм турыпочмаклы кыса эченә алынган. Ташның ян-якларына Коръәннән кыска аятьләр һәм останың имзасы – «Кятиб Габделбари» дип уелган. Язма тирән уеп кисү техникасы белән башкарылган. Бизәкләр кулланылмаган.

Язу стиле һәм башкару техникасыннан чыгып фикер йөрткәндә, 1880-1920 елларда Казан һәм аның тирәсендәге авылларның зиратларында кызыл мәрмәрдән куелган кабер ташлары шулай ук Габделбари тарафыннан эшләнгән.

2006 елда эпиграфик экспедиция вакытында Габделбариның тагын бер имзалы эше Пенза өлкәсе, Кузнецк районы Пәндәлгә авылы зиратында ачыкланды. Әлеге истәлек пирамида формасында кызгылт мәрмәрдән эшләнгән. Анда уеп «сөлес» стилендә гарәп телендә текст язылган. Аста бер урында «Кятиб Габделбари әл Баруди, әл Газани» дигән имзасы бар. Язмада 1906 елның 14 февралендә 86 яшьтә вафат булган Яхъя бине Габденнасыйр Дибердиев җирләнгәнлеге бәян ителә.

Автор – М.И.Әхмәтҗанов.