Эчтәлек

Авылга XVIII йөз ахырында нигез салына. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда чиркәү-приход мәктәбе (1884 елда ачыла), ярма яргыч, 2 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1232,9 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Яңа Чүриле волостенда. 1920 елдан – ТАССРның Мамадыш, 1921–1922 еллардан Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Арча, 1944 елның 19 февраленнән – Чүриле, 1956 елның 14 маеннан Арча районында.

Хәзер Сеҗе авыл җирлеге составына керә.

1931 елда авылда Будённый исемендәге колхоз оештырыла. 1957 елда берләштерелгән “Маяк” колхозы составына керә, 1959 елда Ленин исемендәге колхоз белән берләштерелеп, “Коммунист” колхозы итеп үзгәртелә (үзәк утары Сеҗе авылында). 1995 елдан “Кесмәс” күмәк предприятиесе, 2004 елдан “Ак Барс” агрокомплексы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Авылдан төньяк-көнчыгыштарак Кесмәс елгасының су саклау зонасы башлана.

Халык саны

1859 елда – 395,
1897елда – 631,
1908 елда – 749,
1920 елда – 687,
1926 елда – 741,
1938 елда – 528,
1949 елда – 398,
1958 елда – 273,
1970 елда – 124,
1979 елда – 48,
1989 елда – 20,
2002 елда – 5,
2010 елда – 2,
2015 елда – 11 кеше (руслар).